Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Хәлдән килерлек белем алу, медицина һәм торак өчен" чара үзачак


Мәскәүдә хастаханәләрне ябуга каршылык белдерүчеләр чарасы. 30 ноябрь 2014
Мәскәүдә хастаханәләрне ябуга каршылык белдерүчеләр чарасы. 30 ноябрь 2014

14 декабрьдә Мәскәүдә "Хәлдән килерлек белем алу, торак һәм медицина өчен" дигән шигар астында урам йөреше һәм митинг узачак. "Моссовет" хәрәкәте координаторы Владимир Махов сүзләренчә, Мәскәү хакимиятләре бу ике меңгә кадәр кеше катнашачак чарага рөхсәт биргән.

Урам йөрешендә катнашучылар 30 ноябрь көнне хастаханәләрне ябуга каршылык белдерүчеләр үткән урамнардан барачак. Мәскәүдә җыелган өч меңләп кеше хастаханәләрне ябу, табибларны эштән алу, түбән хезмәт хакы һәм медицинаның сыйфатсызлыгына каршы йөрешкә чыккан иде.

Җыенда башкалада сәламәтлек саклау өлкәсендә реформалар уздырырга, хастаханәләрне ябуны һәм медицина хезмәткәрләрен эштән алуны туктатырга дигән резолюция кабул ителде.

XS
SM
MD
LG