Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:09

1-3 декабрь көннәрендә Уфада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара конференциясе узды. Анда проблемаларны күтәреп чыгыш ясаучы Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимовның микрофонын өзеп куйдылар.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара конференциясе 1 декабрь кич кунакларны кабул итү белән башланды. Чарага Татарстанның мәгариф министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә дистәдән артык белгеч килде.

2 декабрь Башкортстан һәм Татарстан мәгариф министрларының очрашуы узды. Аннан соң “Габдулла Тукай һәм Башкортстан” дигән өлге белән танышу үтте. Конференциянең пленар өлешендә ике республиканың мәгариф министрлары, Башкортстан югары уку йортларының татар кафедралары җитәкчеләре чыгышлары тыңланды. “Федераль дәүләт стандартлары кысасында туган телләрне укыту” дип исемләнгән пленар утырышта иң саллы чыгышларның берсен Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насипов ясады. Ул соңгы елларда Ульян, Оренбур, Тубыл, Төмән, Ижау, Батыр югары уку йортларында татар бүлекләре эшен туктатуына, Мәскәү һәм Бөредә бер-ике ел студентлар кабул ителмәүгә борчылуын белдерде. Глобальләшү шартларында рухи мәдәниятне саклау әһәмияте турында сөйләде. Үзе җитәкчелек иткән бүлектәге эшләр турында шуларны ирештерде:

Илшат Насипов

Илшат Насипов

“Бүген без республика югары уку йортлары арасында студентлар саны буенча иң зур татар бүлеге. Бүген бездә 130га якын егет һәм кыз белем ала. Көндезге бүлеккә узган ел 22 (план 20), быел 18 (план 15) укучы кабул иттек. Читтән торып уку бүлеген яңадан ачтык. Анда педагогия көллиятләреннән соң 3,5 еллык программа белән укытабыз.

Узган ел читтән торып уку бүлегенә 12 кеше, быел 10 кеше алдык. Шуңа өстәп тик безнең уку йортында гына тагын бер белгечлек алу мөмкинчелеге бар. Беренче белгечлек аңлашыла – татар теле һәм әдәбияты, өстәмә белгечлекне студент икенче курстан соң үзе сайлый. Татар бүлекләре арасында магистрлар әзерләүне дә без башладык. Быел көндезге бүлеккә казна исәбенә 4, читтән торып түләүле бүлеккә 7 кеше алдык. Киләсе елга барысы да казна исәбенә булачак һәм урыннар да артачак. Бездә Казакъстан һәм Таҗикстан магистрлары да укый”.

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияты бүлегенә көндезге бүлеккә узган ел 11, быел 10 кеше кабул ителгән. Читтән торып уку бүлегенә дә шулкадәр. Башкортстан дәүләт университетының Стәрле филиалына көндезге бүлеккә соңгы ике уку елында 13 студент кабул ителгән. Узган ел читтән торып уку бүлегенә 18 кеше кабул ителсә, быел ул бөтенләй бетерелгән.

Пленар утырыштан соң “Җәмгыятьнең тотрыклы үсешендә тел сәясәте” исемле түгәрәк өстәл узды. Анда мәгариф министрлары катнашмады. Чарада Татарстан һәм Башкортстан мәгариф министрлыклары, ике республиканың да укытучыларның белемнәрен камилләштерү институтлары вәкилләре, педагогия көллиятләре җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Башкортстаннан бу чараларда йөзгә якын татар теле укытучысы катнашты.

Семинарда катнашучылар

Семинарда катнашучылар

Түгәрәк өстәл Рәми Гарипов исемендәге республика интернат-гимназиясе һәм Татарстанның сәләтле балалар өчен Актаныш интернат-гимназияләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау белән башланды.

Түгәрәк өстәлдә укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән бүлеште. Иң кызыклы чыгышларны Татарстан ягыннан килгән белгечләр ясады. Башкортстан ягыннан чыгышларда проблемалар бөтенләй диярлек аталмады. Чарага ялкынны Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов өстәде. Ул Башкортстан мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге башы Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова чыгышын утка тотты. Министрлык вәкиле телләр укыту торышы турында чыгышында башкорт балаларының 99,9 проценты, татар балаларының 47,6 проценты туган телдә укытылуы турында сөйләгән иде. Шул ук вакытта чуаш, мари һәм удмурт телләрендә укучы балалар саны да татар телендә укучылардан күпкә югары. Заһир Хәкимов:

“Түгәрәк өстәлдә Башкортстан ягыннан бер генә проблема да телгә алынмады. Ә бит безнең республикада татарлар саны Татарстанныкыннан аз гына калыша. Бездә нибары өч татар гимназиясе эшли. Бәлки хезмәттәшлек турында килешүне шулар белән эшләү дөрес булыр иде. Мин, әлбәттә, Башкортстандагы барлык татар мәктәпләрен дә Татарстанныкылар белән тыгыз мөнәсәбәттә торуларын теләр идем. Бәлки ике республика мәктәпләре арасында килешүләр кирәктер? Бездә проблемалар бик күп. Мәктәпләрдә китаплар җитми. Татарстанда узган татар теле укытучылары форумнарына урыннар аз бирелә. Бирелгәннәренә дә җибәрмәс өчен киртәләр коралар. Миллионнан артык татар яшәгән республиканың Мәгариф министрлыгында татар мәктәпләре буенча бер генә белгеч тә юк. Мондый әлегедәй чараларга мөхтәрият җитәкчесеннән башка беркемне дә чакырмыйлар. Ә бит мин конгресс рәисе булу белән бергә, республика парламентында мәгариф комиссиясендә дә эшлим”.

Заһир Хәкимов чыгыш ясый башлау белән чараны алып баручы Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева аны туктатырга җыенып, янына барып басты, ләкин Татарстан вәкилләре Хәкимовның сөйләп бетүен сорады. Шулай булуга карамастан, Заһир Хәкимов Башкортстандагы милли мәгариф проблемаларын сөйли башлау белән микрофонны өзеп куйдылар.

Түгәрәк өстәл ахырында Татарстаннан килгән шагыйрә Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен сөйләде, икенче бер кунак – композитор Вәис Бәйрәмов төрле уен коралларында уйнады, җырлар башкарды.

3 декабрь Уфаның 41нче санлы мәктәбендә һәм 84нче санлы татар гимназиясендә ачык дәресләр күрсәтелде. Татарстан вәкилләре сәфәрләрен тәмамлау барышында Дүртөйле районында татар теле һәм әдәбияты укыту торышы белән танышты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG