Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:39

Путин читтән галимнәрне һәм акчаларны Русиягә кайтарырга чакырды


Русия президенты Владимир Путин Кремльдә Федераль җыен алдында үзенең еллык хисабын Кырымның Русия тарихындагы ролен аңлатудан башлады.

"Быел Русия өстенә төшкән авырлыкларга көчле дәүләт кенә чыдый ала иде", диде Путин.

Социаль челтәрләр Русия президентының бу чыгышыннан "шартлау" дәрәҗәсенә җитә. Чыгышны тыңлаучылар үзләренең хисләрен яшерми.

Президентның сүзләрен алар "чынбарлыкка туры килми" дип яза. Путин алдагы елларда Русия үсешен уртачадан югарырак дәрәҗәгә күтәрер өчен нинди чаралар күреләчәген әйтте. Алар арасында Русиядән киткән акчаларны кире кайтару, аларны салымсыз оффшор төбәкләргә чыгарган эшкуарларга ярлыкау игълан итү, чит илләрдә эшләүче Русия галимнәрен кире илгә кайтару кебек чаралар.

Путин Русиядә уртача гомер озынлыгы дөньядагыннан югарырак, инвестицияләр өчен климат яхшырды, инвалидларга хокукларын яклауда алга китеш бар диде. 2015 елны Путин йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итәргә чакырды.

Путин сөйләгән арада доллар һәм евро тагын да үсте.

XS
SM
MD
LG