Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:48

Русия президенты Владимир Путин юлламасына район башлыгы, блоггер һәм газет мөхәррире фикерләре

Русия президенты Владимир Путин 4 декабрьдә Кремльдә Федераль җыен алдында үзенең еллык юлламасы белән чыгыш ясады. "Быел Русия өстенә төшкән авырлыкларга көчле дәүләт кенә чыдый ала иде", диде ул. Русия президентының бу чыгышыннан соң социаль челтәрләрдәге фикерләр "шартлау" дәрәҗәсенә җитте. Күпләр президентның сүзләре "чынбарлыкка туры килми" дип тә язды.

Азатлык Путин юлламасына карата район башлыгы, блоггер һәм газет мөхәррире фикерләрен белеште.

Камил Гыйлманов, Аксубай районы башлыгы:

– Бу юллама, Русиягә каршы чикләүләр кертелгәч килеп туган авыр вакытта, горурлык булды. Безне кыса алмыйлар, байлыклар зур безнең. Федерация шурасы, төрле министрлык вәкилләре, бөтен губернаторлар да бу юлламаны тыңлап чыккач, алдагы көннәргә ышаныч бар дип әйтте. Мин үзем бугенге авырлыкларны вакытлыча гына дип уйлыйм. Алдагысы җиңел булыр, чөнки хәзер үзебездә җитештерүне җайларга тиеш булабыз.

Камил Гыйлманов

Камил Гыйлманов

Бездә җитештерелгән азык-төлекнең дә, сөтенең-итенең дә бәясе булыр дип уйлыйм. Бу юлламада авыл хуҗалыгы турында да әйтелде. Аллаһы бирсә безгә дә субсидияләр булачак. Шуңа күрә, мин киләчәктә дөньялар начар булмас дип уйлыйм. Аннан соң кече бизнес һәм эшмәкәрлек турында да яхшы әйтелде. Мин район кешесе буларак, боларның барсына да бик шат.

Авырлыкларга карамастан, илдә резерв фонд та бар һәм бөтен социаль проектлар да эшли дип тә белдерелде. Безнең үзебездә дә күп кенә проектлар 2015 елда да булачак, балалар бакчалары да, юллар да төзеләчәк. Бу юлламаны тыңлагач шатландым гына мин.

Артур Хаҗиев, "Европалы Татарстан" блогының баш мөхәррире:

– Минем президент юлламасындагы өч төп фикерне аерып аласым килә. Беренчесе – Владимир Путин сүзләренә игътибар итсәң, Көнбатыш белән каршылык дәвам итәчәк. Димәк, Татарстан һәм Русия икътисады өчен нык авыр булган чикләүләрнең алынуын да, киң икътисади мөнәсбәтләр үсешенең яңаруын да көтү кирәкми.

Икенчедән, илнең эчке сәясәтенә килгәндә, икътисадның чимал чыгару һәм аны сатудан тыш булган юнәлешләрен үстерү чыннан да, кирәкле һәм әһәмияткә ия максат. Әмма моны Русиянең үз эчендә, дөнья икътисадыннан аерылып кына эшләргә телиләр дигән хис тә туды. Бу XXI гасырда көрчеккә барып төртелә торган юл гына булачак.

Артур Хаҗиев

Артур Хаҗиев

Өченчедән, президентның, гомумән алганда, "либерал" икътисади юлламасын шулай ук уңай момент дип бәяләргә мөмкин. Бизнесны тикшерү оешмаларына басымны киметү, дәүләт өчен сатып алуларда алдашуларга каршы көрәш һәм башка әһәмияткә ия чаралар турында сүз алып барганда, тагын федераль үзәк гамәлләре турында гына сүз булды. Әмма бу системалы проблемнарның һәм башка мәсьәләләрнең төбендә дәүләт идарәсенең үзәкләштерелгән һәм беркемгә дә буйсынмаган булуы ята. Вәкаләтләрне төбәкләргә, шәһәр һәм район хакимиятләренә тапшырмый торып моны тормышка ашырып булмаячак. Ә бу хакта бер генә сүз дә әйтелмәде.

Рәшит Әхмәтов, "Звезда Поволжья" газеты баш мөхәрирре:

– Европа, АКШ һәм Украина белән конфронтациядән компромисcка таба адым ясалыр дигән өмет булган иде. Кызганычка, Путин артка чигенү булмаячак, шундый ук сәясәт дәвам итәчәк диде. Алай гына да түгел, аның чыгышы үзсүзле һәм кырыс булды. Кызганыч. Кырыс тышкы сәясәт эчке сәясәтне дә кырыслатачак. Путин ниндидер "икътисади либерализация" игълан итәргә тырышты, әмма анысы да сәяси басым шартларында мөмкин әйбер түгел. Ил үз эченә йомылачак. Халык бер 10 елга сабырлык җыеп, яңа җитәкче килүен көтәчәк.

Рәшит Әхмәтов

Рәшит Әхмәтов

Ул "Русия өчен оффшор зонаның тәмамлануын" игълан итте. Киресенчә, хәзер статистика ике мәртәбә киметелеп күрсәтелә, чынбарлыкта Русиядән 300 млрд доллар читкә чыккан. Бу хәбәрдән соң читкә акча чыгару кимендә 1.5 мәртәбә тизләнәчәк. Халык көнбатыш белән компромисс булмаячагын аңлады. Акыллы сөйләшүләр көтелми. Бизнес, шулай ук фән һәм мәдәният әһелләренең реакциясе - бары тик акчаларны читкә чыгару һәм үзләренең дә китүе булачак.

Путинны карау кызык иде бүген. Аның күзеннән нәрсә сөйләгәненә үзе ышанганы күренә иде. Бу дипломат яки ил җитәкчесенең чыгышы түгел, бу барлык гамәлләрен Ходай фатихасы белән эшләвенә ышанган, дөреслекнең шул булганына ышанган православ фанатының чыгышы иде. Шул ук вакытта Путин белән залда утыручылар арасындагы зур упкын яхшы күренде. Залда күпләр йоклап утырды. Ил белән идарә иткән бу бер мең кеше ниләр булып ятканын яхшы аңлый. Путин белән үзләре арасындагы фикер аермалыгы яхшы күренә иде. Алар яңа санкцияләр үзләренә кагыла күрмәсен дип куркып утырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG