Accessibility links

Кайнар хәбәр

HRW башлыгы: Русиядә "кырыс авторитар дәвер" башлана


Кеннет Рот
Кеннет Рот

Human Rights Watch башлыгы Кеннет Рот, соңгы ун ел эчендә булган драматик үзгәрешләр Русиядә кеше хокуклары торышын танымаслык итеп үзгәртте, дип белдерде.

Пәнҗешәмбе көнне Мәскәүдә чыгыш ясап Рот, Русиядә "кырыс авторитар дәвер" башлана, диде. Ул "чит ил агенты" дигән ярлык тагылган хокук яклаучы оешмаларның бигрәк тә зур зыян күргәнлеген әйтте.

Мәгълүмат кырындагы вазгыятькә килгәндә, Рот: "Телеэфирны бәйсез тәнкыйть белдерүчеләрдән күптән инде арындырып, хакимиятләр хәзер күпләгән кануни һәм формаль булмаган басым чаралары кулланып үзләренә ошамаган мәгълүмат чараларының, социаль челтәрләрнең яшәү киңлеген кыса", дип белдерде.

Аның фикеренчә, көчле хокук яклау оешмаларыннан һәм җәмгыятьтә, мәгълүмат чараларында бәйсез тәнкыйтьтән башка авторитарлыкка каршы торып та, хокукларны һәм ирекне саклап та булмый. Ул хакимиятләрнең бәйсез тәнкыйть белдерүчеләрне кысуын канун бозулар белән баруын да әйтте.

Кеннет Рот Мәскәүдә соңгы тапкыр 2005 елда булган иде.

XS
SM
MD
LG