Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Ел буена Владимир Путин уңай агымнан файдаланып килде дияргә мөмкин. Әмма декабрьдә агым аңа каршы борылганга охшый.

Март аенда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Мәскәү белән Көнбатыш арасында Салкын сугыштан соңгы иң киеренке чор башланды. Мәскәүнең асимметрик өстенлеккә ия булуы – Украинада, ә бәлки башка илләрдә дә, үз максатларына ирешү өчен көч кулланырга әзерлеге, ә Көнбатышның мондый хәлләргә әзер булмавы күренде.

Узган атна исә үзенә күрә кирегә борылыш ноктасы булды, Русиянең кыска мөддәтле асимметрик өстенлекләре озын мөддәтле структур җитешсезлекләр күләгәсендә калды. Һәм бу үзгәреш көннән көн ачыграк күренә бара.

Беренчедән, рубльнең хәле кисәк начараеп китте. Көнбатыш чикләүләре һәм нефтьнең арзанаюы нәтиҗәсендә, 1 декабрь көнне бер АКШ долларының бәясе 50 рубльдән югары күтәрелде. Рубльнең болай кисәк арзанаюы 1998 елның августында Русиядә булган финанс кризисын искә төшерде.

Шул ук вакытта нефть бәясе дә төшә бара. Русия икътисадының бер аягы булган нефть үз көченең чиректән артыгын югалтты. Нефть экспортлаучы илләр оешмасы ОПЕКның нефть чыгаруны киметмәү карарыннан соң, Бренд нефте бәясе 70 доллардан да түбәнрәк тәгәрәде. Бәя төшү алга таба да дәвам итәчәк дип көтелә.

Инде бу уңайдан интернетта төрле мәзәкләр дә тарала башлады. Нефть бәясе, рубльнең долларга карата курсы, Путинның яше турында "Киләсе елда алар өчесе дә 63 санында очрашачак", дип шаярталар. Финанс базарында рубль мичкәләргә тутырып сатыла башлаячак дип мыскыллаучылары да бар.

Көньяк агым үтәр дип ниятләнгән юл харитасы

Көньяк агым үтәр дип ниятләнгән юл харитасы

Көньяк агым турындагы карар да 1 декабрьдә игълан итте. Заманында Европаның энергия базарын Көньяк агым газүткәргече белән үзенә тәмам богаулап куярга өметләнгән Мәскәү үткәргечне Брюссель ризалыгыннан башка төзергә керешкән иде. Төзелешне туктату турында Путин Анкарада Төркия президенты Рәҗәр Таййип Эрдоган белән очрашудан соң белдерде. Газпромнан монополияләргә каршы кануннарны үтәүне таләп итүче Европа берлеге белән елларча тартышканнан соң Путин шулай карар итте.

The New York Times газетында Эндрю Рот Көньяк агымны туктатуны Русия Кырымны аннексияләгәндә һәм Украинаның көнчыгышында сугышчыларны коралландырганда чара күрә алмаган Европа берлегенең һәм Обама хакимиятенең сирәк була торган җиңүе, Путинның сирәк була торган җиңелүе дип атады.

Барысы да дөрес. Әмма хәлләрнең мондый юлдан китәчәге алдан ук билгеле иде. Киләсе айларда Кремльнең яңа уңышсызлыкларын көтәргә кирәк. Чөнки моңарчы Русиянең көчәюенең төп чыганагы аның дөнья икътисадына интеграцияләнүеннән файда күрүе һәм халыкара җәмәгатьчелек арасында аңа хөрмәт күрсәтелеп килүе иде, гәрчә ул аларның кагыйдәләрен гел боза торса да.

Украина кризисына кадәр Русиягә, чыннан да, төрле ташламалар ясала килде. Русия абруйлы G8 оешмасы әгъзасы иде, Көнбатыш элитасына коррупция ысулы белән үзенең тәэсирен арттыра торды, күләгәдәге һолдинг ширкәтләре аша яшерен рәвештә Европаның энергия инфраструктурасын сатып алды, Европа берлегенең монополияләргә каршы кануннарын тупас рәвештә бозды.

Хәтта 2008 елда Грузиягә бәреп керүе дә Русиягә җиңел генә кичерелде.

Әмма Украинада инде Путинның күтәрелеше иң соңгы чигенә җитте. Кырымны аннексияләү Европада Икенче дөнья сугышыннан соң беренче мәртәбә кайсы да булса бер илнең икенче ил җирләрен көч белән тартып алуы булды. Донбасста Мәскәү яклы күтәрелеш оештыру һәм коралландыру, сугышчылар җибәрүе инде Украинага ныклап басып керү булды.

Бу хәлләрдән соң, бигрәк тә Мәскәү яклы сепаратистлар Малайзия очкычын бәреп төшергәннән соң, Көнбатыш җитәкчеләре инде Русияне халыкара җәмәгатьчелекнең хөрмәткә ия бер әгъзасы буларак кабул иткән булып кылана алмый башлады. Мәскәүне бергәләп эш алып барырдай партнер буларак кабул итү уенын алга таба дәвам итәргә инде бернинди мөмкинлек калмады. Киресенчә, Русия алар алдында торган проблемга әверелде.

Русия тәртип бозучы дәүләт буларак кабул ителә башлады. Моннан соң инде аның көчәюенең төп чыганагы да эреп юкка чыга башлады.

Көнбатыш чикләүләре һәм акрынлап Русияне дөнья икътисадыннан изоляцияләү якын арада гына Мәскәүне туктата алмас. Әмма энергия бәяләренең төшә баруы озынрак вакыт аралыгында аны хәлсезләндерергә һичшиксез ярдәм итәчәк.

Һәм бу вакыт аралыгы хәзер үк башлана.

2 декабрьдә Русия хөкүмәте инде күптәннән ачык аңлашылган нәрсәне – 2015 елда ил икътисадында рецессия башланачагын таныды.

Рәсми саннарга караганда, икътисад 0,8 процентка түбән тәгәрәячәк, башкалар исә чигенешнең ике процентка җитәчәген фаразлый. Русия икътисади үсеш министрлыкның соңгы фаразларына караганда, 2015 елда ил халкының реаль кулланырлык керемнәре 2,8 процентка, реаль хезмәт хакы 3,9 процентка кимер дип көтелә. Быелгы инфляция инде тугыз процентка җитте һәм бәяләр әле тагын да күтәреләчәк. Быел капиталның илдән качуы 128 миллиард долларга җитәр дип көтелә.

Боларның барыннан да бигрәк, Русия ширкәтләренең, шул исәптән күп кенә дәүләт ширкәтләренең чит ил банкларына кайтарасы 700ләп миллиард доллар бурычы бар. Моңарчы алар ул кредитларның процентларын яңа кредитлар алу ярдәмендә каплап килгән булса, хәзер инде Көнбатышның финанс ярдәме тукталды.

Сәяси эзәрлекләүләр көчәеп киткәч, былтыр Русиядән качарга мәҗбүр булган икътисад белгече Сергей Гуриев икътисадның калтырана башлавы Путин өчен моңарчы күрелмәгән бөтенләй яңа хәл, ди. "Аңа гел бәхет елмая килгән иде, хәзер исә бәхет аңа арты белән борыла", ди Гуриев.

Брайан Уитмор Азатлык күзәтүчесе

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG