Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәниф Шәрәфетдинов: "Дуслар ташламый, шуңа сөенәм"


Чаллыда җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм концерты узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:44 0:00

Озак вакыт авырып торучы, тиздән операция кичерәчәк танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм итү өчен җырчылар һәм артистлар Чаллыда концерт-тамаша оештырды.

Танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдинов соңгы елларда сәхнәдә күренмәде. Моның сәбәбе җырчының авырып китүе иде. Дәнифнең авыр көннәрендә сәнгать кешеләре аңа мадти ярдәм күрсәтү максатыннан 3 декабрьдә Чаллыда хәйрия концерт-тамаша күрсәтте.

Дәнифнең бүгенге хәле нинди, киләчәккә нинди өметләр баглый? Без төрле имеш-мимешләргә урын бирмичә, халык яратып өлгергән җырчының үзенә мөрәҗәгать иттек.

– Дәниф әфәнде, авыруыгызның елларга сузылуы тамашачыларны борчый. Берничә ай элек кенә сезнең турыда "култык таякларына калды", дигән хәбәрләр дә булды. Менә сез бүген таякларсыз гына тамашага килгәнсез. Тамаша дигәнебез ул сезнең тазару, аякка басуга беркадәр мадти ярдәм күрсәтү уңаеннан оештырылган хәйрия концерты. Мөмкин булса, бүгенге халәтегезне әйтеп китә алмассызмы?

– Август аенда көтмәгәндә генә аяксыз калып, таякларга калдым, дияргә була. Табиблар бер ай дәвамында диагноз куя алмадылар. Соңрак, өченче ай дәвамында Казанда дәваланып, кыйммәтле дарулар куллана башлагач, хәлем бераз җиңеләйде кебек. Шул дәвалануларны дәвам итү, кыйбатлы даруларны алу өчен мадти ярдәм күрсәтү максатыннан менә Чаллы артистлары хәйрия концерты оештырган. Мондый гамәлләре өчен аларга зур рәхмәт. Менә мин үзем әле Казаннан кайттым гына, шуңа сәламәтлегем какшабрак тора. Бу инде күптәннән җыелып килгән. Аякка басарга ярдәм итәргә теләүчеләр күп икән, чын күңелдән рәхмәт барысына да. Бу заманда ничек кенә булмасын, гаилә белән үзебезгә генә авырлыкларны җиңү шактый кыен булгандыр. Иҗатташ дуслар ташламый, шуңа сөенәм.

– Дәниф әфәнде, алда әйткән идем, имеш-мимешләр турында сүз булмый дип. Шулай да, сезгә бик кирәкле булган уколларның берсенең генә дә бәясе йөз мең сум чамасы тора, дигән сүзләрне ишеттек. Шуңа үзегез ачыклык кертсәгез иде.

– Бер укол бәясе алай ук тормый, 78 мең сум тирәсе тора. Аннан соң, алда булачак операциянең дә бәясен 120 мең сум белән билгеләделәр. Ни генә булса да, бүгенге көндә минем дусларның булуы, ярдәм итәргә тырышулары җанга, күңелгә рәхәтлек бирә, киләчәккә ышаныч өсти.

* * * *

Шушы хәйрия концерты барышында без әлеге чарада катнашкан утызлап артистның берничәсенә мөрәҗәгать иттек. Чаллы театры артисты, драматург Булат Сәләхов әңгәмә барышында "Әйе, мондый авыр хәлләрне читләтеп үтмәскә тырышырга кирәк. Кайбер артистлар-йолдызлар мондый нәрсәне оныттылар. Мин әйтер идем, кеше зурмы ул, кечкенәме ул, бәлагә тарыса, безнең бурыч кулдан, хәлебездән килгәнчә аңа ярдәм итү. Шуңа, Дәнифнең сәламәтлеген яхшырту өчен бик күп артистлар килде. Үзебезнең Чаллы артистлары, Казаннан, Башкортстаннан кайтканнар да бар. Моны бик күркәм күренеш дип саныйм, зур рәхмәт аларга", дигән фикерләрен җиткерде.

Әлеге хәйрия концертын Казаннан кайткан Гөлдания Хәйруллина да хуплый. "Әлбәттә, безнең Чаллы артистлары гомергә бердәм булды. Кемгәдер авырлык килгәндә ярдәмләшеп яшәделәр. Миңа да авыр чакларда булыштылар. Рәхмәт барысына. Менә бүген дә, шул гадәтне дәвам итеп, Дәнифкә ярдәм итәргә җыелдык. Биредә азмы-күпме җыелган акча аңа тазалыгын арттырырга ярдәм итсен иде. Ул киләчәктә дә сәхнәләрдә тамашачыны сөендерсен, гаиләсе белән дә бәхетле булсын иде", ди Гөлдания ханым.

Шушындый теләкләрне Дәниф Шәрәфетдиновка теләктәшлек күрсәтеп килүче бик күп артистлардан, тамашачылардан ишетергә туры килде.

Дәнифнең элекке елларда башкарган "Тәрәзәңә пәрдә корма әле" җыры

XS
SM
MD
LG