Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24

Пермьдә бүген "Аксак бия" клубында янгын вакытында һәлак булган корбаннарны искә алалар. Моннан биш ел элек бу фаҗигадә 156 кеше һәлак булды, йөзгә якын кеше пеште һәм төрле җәрәхәтләр алды.

Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары, хакимият вәкилләре әлеге клуб янына куелган истәлек тактасы янына җыела. Өлкәнең бөтен гыйбадәтханәләрендә дә корбаннар рухына дога кылалар.

2009 елның 5 декабрь төнендә "Аксак бия" клубында утлы шоу вакытында янгын чыкты. Мәхкәмәләр өч елдан артык барды һәм узган елның язында гына төгәлләнде. Клуб хуҗасы Анатолий Зак тугыз ел ун айга төрмәгә ябылды. Тугыз кеше гаепле дип табылды.

Пермь хакимияте бу клубны тернәкләндерү үзәге итү өчен шәһәр думасына мөрәҗәгать белән чыгарга тели. Бу үзәк "Аксак бия" клубында зыян күргәннәргә ярдәм итү” оешмасы тарафыннан булдырыла.

XS
SM
MD
LG