Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:26

Приморье мөселманнары Миңнехановтан мәчет төзү мәсьәләсен чишүне үтенә


Рөстәм Миңнеханов мәчет төзеләсе урында истәлек ташын ачу тантанасында. 30 июнь 2012

Рөстәм Миңнеханов мәчет төзеләсе урында истәлек ташын ачу тантанасында. 30 июнь 2012

Приморье краендагы мөселман оешмалары вәкилләре Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллады. Алар президенттан Владивосток шәһәрендәге Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорый.

2012 елда Миңнеханов Владивостокта булганда мәчет төзелеше өчен җир бүлеп бирелгәнлеге игълан ителде, булачак мәчет урнына истәлек ташы да куелды. Бу кишәрлек ун ел дәвамында мәчет төзү мәсьәләсен күтәреп килгән "Ислам" оешмасына түгел, ә татарларның "Туган ил" иҗтимагый оешмасына бирелгән. Мөселман оешмалары вәкилләре үзләренең мөрәҗәгатьләрендә белдерүенчә, бераздан "Туган ил"нең җитәкчесе Рамил Килмөхәммәтов бу җир кишәрлеген Артем шәһәрендәге үз оешмасына теркәгән.

"Кишәрлек бирелгәнгә ике елдан артык вакыт үтте, әмма без, мөселманнар бу җирне рәсмиләштерүнең ни хәлдә икәнен белмибез. Килмөхәммәтов, мөселман оешмаларына белдермичә, бу җирне үзенеке итте дияргә дә була", диелә мөрәҗәгатьтә.

Приморьеның мөселман оешмалары вәкилләре Татарстан президентыннан "Туган ил" оешмасы башлыгына йогынты ясарга, һәм җирне Владивосток шәһәренең мөселман оешмасына күчерүдә ярдәм сорый.

XS
SM
MD
LG