Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция саклану министрлыгы: Париж Mistral-ны Русиягә бирмәскә мөмкин


Франция саклану министры Жан-Ив Ле Дриан, әгәр Украинада вазгыять үзгәрмәсә, Париж "Русиягә Mistral-ны беркайчан да бирмәскә мөмкин" дип белдерде. Дриан сүзләренчә, Париж Украинадагы вазгыятьне игътибар белән күзәтәчәк һәм аның нәтиҗәсендә генә боралак йөртүче көймәне бирү-бирмәү мәсьәләсен хәл итәчәк.

Франция президенты Франсуа Олланд Украинада вазгыять катлауланганга 25 ноябрьдә Mistral-ның беренчесен Русиягә бирүне туктатып торды.

XS
SM
MD
LG