Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда шикәр заводында өч эшче нык пешкән


"Зәй шикәре" ачык акционерлык җәмгыятендә эшләүче өч эшче нык пешкән. Бу хакта Татарстандагы тикшерү идарәсе белдерә. Әлеге хәлне тикшерү башланган.

Беренчел мәгълүматларга күрә, эшчеләр зур савытлардагы калдыкларны агызган. Савыт авызын ачып җибәргәндә 60 градустан да югарырак булган сыеклык алар өстенә китереп бәргән. Тәннәренең 50-80% пешкән дип белдерелә. Эшчеләрне Зәйдәге хастаханәнең реанимациясенә салганнар.

XS
SM
MD
LG