Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:24

Айгөл Габдрахманова: "Сәләт"нең үз балалар бакчасы һәм мәктәбе булуын телибез"


"Биләр-Сәләт"тәге чара. 16 август, 2013

"Биләр-Сәләт"тәге чара. 16 август, 2013

"Сәләт" оешканга 20 ел булды. Бу уңайдан Казанда төрле чаралар уза. Бәйрәм тантанасы 9 декабрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә булачак.

"Сәләт" клубы президенты Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, "Сәләт" киләчәктә үзенең балалар бакчасы һәм мәктәбе дә булуын тели. Габдрахаманова Азатлык сорауларына җавап бирде.

– "Сәләт"нең 20 еллыгын ничегрәк билгелисез?

– "Сәләт"нең 20 еллыгын берничә чара белән билгеләп үтәбез. Без ай дәвамында футбол, волейбол, баскетболдан төрле беренчелекләр үткәрдек. 6 декабрь көнне әлеге ярышларга нәтиҗә ясыйбыз. Бу такымнарга күпчелеге "Сәләт"тә булган кешеләр керә. Низамнамә нигезендә такымның яртысы "Сәләт"тән булырга тиеш. Безнең футбол ярышында 16, волейболда уннан артык һәм баскетболда да уннан артык такым катнашты. Кызларның җыелма төркемнәре дә булды. Бу ярышларда 400гә якын актив кеше катнашты дияргә була.

7 декабрь көнне "Кайда? Нәрсә? Кайчан?" дип аталган интеллектуаль ярыш үткәрәбез. Бу ярышта Татарстанның төрле районнарыннан килгән студентлар һәм мәктәп укучылары такымнары катнаша.

8 декабрьдә безнең "Сәләт" йортында "Сәләт" – кичә, бүген, иртәгә" дигән ток-шоу уза. Анда 20 ел эчендә "Сәләт" үсешенә өлеш керткән шәхесләр, аксакаллар, укытучылар, "Сәләт" клубының төрле еллардагы президентлары, иҗади юнәлеш вәкилләре дә катнаша.

Айгөл Габдрахманова

Айгөл Габдрахманова

20 еллыка багышланган иң зур чара 9 декабрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үтәчәк. Бу концертта "Сәләт"тән чыккан артистлар һәм шулай ук "Сәләт"нең дуслары – Камал театры артистлары, төрле оркестрлар да катнаша. "Сәләт"нең үзенең иҗат юнәлешендәге фестивале бар. Аның быел унөченчесе үтте. Җырчылар Илназ Сафиуллин, Асылъяр, Ләйсән Әсхәтова һәм башкалар бу фестивальдә катнашып җиңүчеләр булды.

– 20 ел эчендә "Сәләт"тә күпме кеше булды?

– Без санап карадык, төрле проектларда актив рәвештә 25-30 мең кеше катнашкан, төрле проектлар аша барлыгы 50 меңгә якын кеше узган.

– "Сәләт" җитәкчелеге аның киләчәген ничегрәк күзаллый?

– Бүгенгене барласак та, егерме ел элек булганга күз салсак та, кыйблабыздан тайпылмадык. Безнең өч төп принцип бар. Беренчесе – татар телле мохит булдыру. Икенчесе – сәләтле кешеләрне туплау. Өченчесе – рухи-әһлаки якны да онытмау. Әлегеләр нигезендә безнең проектлар арта бара. Бу сан үсеп сыйфатны югалту дигән сүз түгел.

Киләчәк турында сүз йөртсәк, минемчә, "Сәләт"нең үз мәктәбе, үзенең балалар бакчасы булырга тиеш. Бәлки, "Сәләт" академиясе дә үсеп чыгар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG