Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар матбугаты яшәр өчен акча эшләргә өйрәнә


"Татмедиа"ның ни өчен үз киосклары юк? Ничек укучыларны арттырырга? Татар конгрессы оештырган утырышта катнашучы матбугат чаралары башлыклары шул турыда сөйләште.

4 декабрьдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган татар киңкүләм мәгълүмат чараларының бүгенгесенә һәм киләчәгенә бәйле очрашуда дәүләт газетлары мөхәррирләреннән тыш, "Безнең гәҗит", "Матбугат.ру" кебек бәйсез мәгълүмат чыганаклары хуҗалары да үз сүзләрен әйтте. Татар конгрессы башкарма комитетының 2014 ел йомгакларына багышланган киңкүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе утырышы иде бу. Аны "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе башлыгы, Дәүләт шурасы депутаты Илшат Әминов җанлы телдә татарча алып барды. Иң элек татар конгрессының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи әзерләгән видеохисап каралды, анда конгресс кул астында әзерләнүче медиа эшчәнлеге турында сөйләнде.

Илшат Әминов татар мәгълүмат чараларын арттыру яклы

Илшат Әминов
Илшат Әминов

Русча эфирга чыгучы "Семь дней" тапшыруы белән танылган Илшат Әминов барлык килгән кунаклар белән ана телендә мөләем аралашып, һәркайсына сүз биреп, теләк-тәкъдимнәренә колак салырга тырышты. Үзе ягыннан татар мәгълүмат чараларының күбрәк, сыйфатлырак булуын теләде, Татарстанда яңа татар телле радио ачу эшләрендә актив катнашуын әйтте.

Аның янәшәсендә "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Нурия Беломоина да эшчәнлекләре турында сөйләп мөхәррирләрнең сорауларына җавап бирде. Алар президуюмнан гына сөйләсәләр, аерым чыгышларны беренче булып берничә атна элек кенә "Татмедиа" җәмгыяте башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнгән Римзил Вәлиев башлады.

Римзил Вәлиев: "Яңа шартларда яшәргә өйрәнәсе бар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00

Ул Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган мөхәррирләргә мөрәҗәгать итеп, аны да үз кешеләре итеп кабул итүне сорады. Вәлиев бирелгән вакыт кысаларына гына сыймады, күп сөйләде. Чыгышында милли басмаларның укучылары санын югалтмау, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә язылу бәясен көйләү, электрон мәгълумат чаралары үсү-үзгәрү нәтиҗәсендә милли телевидениене саклап калу мәсьәләләренә кагылып үтте. Әмма күп сораулар ачык калды. Аларга башка чыгыш ясаучылар, мөхәррирләр җавап бирергә тырышты.

Милли басмаларга хөсетлек килешми

"Безнең халык ниндидер авырлык килгәндә генә үзенә көч туплап, алга адым ясый, бугенге кризиста без дә үзебезнең укучыларбызны югалтмабыз. Ләкин бер нәрсә борчый: безгә бер-беребезгә "үләсез, яши алмыйсыз" дип диагноз куярга ярамый, хөсетләнү безнең сыйфатны үстерми. Эшне эшлик, милләткә хезмәт итик, ләкин янәшәдәге синең кебекләрне чеметеп, аларга таяк кую дөрес түгел", диде "Ватаным Татарстан" газеты баш мөхәририре Миңназыйм Сәфәров.

Миңназыйм Сәфәров: "Милли басмаларга хөсетлек килешми"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

Аңа "Ни өчен "Ватаным Татарстан" федераль каталогка кермәде?" дигән сорау бирелде. Ул моны кирәкмәгәнгә акча түгү, бу юл белән чит төбәкләрдә укучылар артмавы белән аңлатты. "Укучысы булганда андый мөмкинлекне тудырырга кирәк, ләкин шул ук Чувашстан, Башкорстанда безнең матбугатны алдырттырмау системы яши икән, аны эшләү мәгънәсез, анда безне укучылар бик аз. Бердәнбер юл – башка өлкәләрдә яшәүче татарларга төрле сайтлар, интернет мөмкинлекләрен кулланып укыту, язылдыру юлларын камилләштерү", ди Сәфәров.

"Татмедиа"ның үз газет киосклары булырга тиеш"

Ике дистә меңнән артык тираж белән мөстәкыйль чыгучы "Безнең гәҗит" нәшере, баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, газет-журнал тарату, сату проблемнарын "Татмедиа" агентлыгы белән берлектә чишәргә чакырды.

Илфат Фәйзрахманов: "Татмедиа"ның үз газет киосклары булырга тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:35 0:00

"Бүгенге көндә монополистка әйләнгән почта газет-журналларга язылу бәясен арттыра. Кызганыч, бу шартларда ниндидер яңалык кертеп эшләү юлларын эзләү юк. Без берләшеп альтернатив язылу, алтернатив тарату юлларын тапсак, хәлебез җиңеләячәк. Киосклар мәсьәләсенә килгәндә, нишләп "Татмедиа" чит эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итә, без аларга аз бәядән газета сатып, алар ул бәяне икеләтә күтәреп сата. "Татмедия"нең ни өчен бүген үз киосклары юк? Бу турыда уйланырга вакыттыр. Без бәйсез, мөстәкыйль эшләүче басма. Шуңа да менә бетәбез, ябылабыз дигән вакытлар да күп булды. Шул чакта, башка безнең кебек үк мөстәкыйль басмаларның ярдәмнәрен күрәбез. Бүгенге көндә без, басмачылар бердәм, бер-беребез белән киңәшләшеп яшибез, бүген безне укымасалар, аларны укысыннар файдасы уртак – укучы булсын, ул татарча укысын. Укучыга кызыклы, файдалы материал булсын өчен без бүген бер урында таптанып торудан тайпылырга тиешбез", диде Фәйзрахманов.

Татарстан президенты яңа киосклар проектына каршы

Илфат Фәйзрахманов күтәргән киосклар мәсьәләсенә "Татмедиа" җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина шундук ачыклык кертергә ашыкты.

Нурия Беломоина
Нурия Беломоина

"Татмедиа" газета-журналларыбызны сату өчен үз киоскларын булдыру турында президентка мөрәҗәгать итте, әмма бу тәкъдим кабул ителмәде. Беренчедән, шәһәрдәге киоскларны бөтенләй бетерү эше алып барыла, икенчедән, шәһәрдәге киосклар башка тауарларны да сата, ләкин безнең газет-журналлар аларга кирәк түгел. Без Татарстан районнары идарәләренә дә мөрәҗәгать иттек, ләкин 43 муниципалитетка язган хатның 43е дә кире кагылды. Менә без бүген шундый халәттә, әмма бу юнәлештә эшебезне туктатмыйбыз. Чөнки моның өчен без акчаны үзебез табабыз, урын гына табарга кирәк. Ният-планда инвестор ярдәме белән күпфункцияле киосклар төзү иде, анда телефонга акча салып, дәүләт электрон хезмәтләрен кулланып, җылынып, газет-журналлар алып була торган зур булмаган биналар булдыру ниятләнә, әлегә проектны тормышка ашыру һаман да чигерелеп килә", диде Беломоина.

Газет-журналлардан тыш милли телевидение-радио турында да сүз булды. "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең урынбасары Миләүшә Айтуганова татар телевидениясенең хәле, проблемалары, яңа проектлары белән таныштырды.

ТНВны караучылар өлкәнәя, яшьләр кими

ТНВ баш мөхәррире урынбасары Миләүшә Айтуганова "Телевидениенең төп проблемаларына килгәндә, бүгенге көндә аудиториянең өлкәнәя баруы күзәтелә. Без бу проблемнан чыгу юлы буларак интернет телевидениене күздә тотабыз. Яшьләр һәм балалар өчен интернетта татар телендә телевидение эшләтеп җибәрергә телибез. Бүгенге көндә интернетта төрле татар сайтларында безнең эшчәнлеккә, милли киңкүләм мәгълүмат чараларына караган пычрак фикерләр бар. Бу бездә этика, эчке цензура, тәрбия булмау турында сөйли. Киләчәкне уйлап эш иткәндә татар матбугатының барлык өлкәләренә берләшеп яшәү кирәк", диде.

Миләүшә Айтуганова: "ТНВның караучысы өлкәнәя, яшьләр кими"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:37 0:00

Ринат Закиров "Яңа гасыр" каналыннан канәгать

Ринат Закиров
Ринат Закиров

Ул арада президиумда утырырга тиешле, әмма күп урында катнашу сәбәпле каядыр барырга ашыккан конгресс рәисе Ринат Закиров сүз алып Миләүшә Айтуганова чыгышыннан соң "Яңа гасыр" каналына рәхмәтләрен яудыра башлады. Ул үз фикерләрен дөньяда яшәүче барлык татарлар исеменнән җиткерде.

"Мин чит төбәкләрдә яшәүче бөтен татарлар исеменнән ТНВ каналы эшчәнлегеннән канәгать булуыбызны белдерәбез. Бу юнәлештә барсак, безнең телевидение халыкка якынаю, балаларга милли тәрбия бирү, туган телне үстерү мәсьәләсендә уңышка ирешәчәк. Без сездән бик канәгать, алга таба да бергәләшеп дус-тату булып эшләүне дәвам итик”, диде Закиров.

"Халыкның главаның кайда булуы турында укыйсы килми"

Чираттагы чыгыш ясаучы, "Шәһри Казан" газетасы журналисты Илфак Шиһапов белдергәнчә, журналистларның эчке цензурасының артыгы белән булуы, ирекле уйлый, яза белмәве татар матбугатының укучысы кимүенә китерде.

Илфак Шиһапов
Илфак Шиһапов

"Халыкның президент яки кайсыдыр главаның каядыр барганын укып утырасы килми, аның тормыш турында укыйсы килә. Укырлык әйбер булса, укучысы һәрвакыт табыла. Без үзебез кысалардан чыга алмыйбыз, үзебез үк уйлар белән ирексез, зарлану биредә урынсыз. Глава турында начар язып буламыни дип уйлаган кеше журналист була алмый. Журфакта укып кына журналист булып булмый, ул Ходайдан бирелә. Бездә сүз иреге юк дигән сүз дөрес түгел, сүз иреге безнең үзебездә юк, без үзебезнең шәүләбездән куркабыз, чөнки бездә күбесе совет журналистикасы гадәтләрен дәвам итеп эшли. Газет кызыклы булсын өчен, халыкчан булсын өчен нәрсә эшләргә соң? Бүгенге көндә яхшы тираж җыйган шәхси матбугат чынлыкта сары темалар күтәрми, андый гаепләр ату дөрес түгел. Дәүләт басмаларында да, мөстәкыйль басмалардагы кебек үк, проблемнар күтәрелә, ләкин аерма шунда, телләре төрле. Артыгын әйтеп ташламасам иде, дип язалар, бу татарларга хас әйбер. Шундый позициядән чыгып язылган газет халыкта укылмый. Газет ул дус, иптәш булырга тиеш", диде Илфак Шиһапов.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Халыкка якын булырга, ул аңлаган телдә язырга кирәк", ди Шиһапов. Залда утырган язучы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла Илфак әфәндегә каршы төшеп, газет-журналларның язу теленә игътибар итәргә кирәклекне әйтте.

"Бүгенге көндә газета-журналларның теле аксый, халыкка якын булырга тырышып, халыкка якын тел белән язу дөрес түгел. Син бит халыкның ничек сөйләшкәнен беләсең, Илфак. Шул дәрәҗәгә төшергә буламы", диде Зәйдулла.

"Кызыл таң"лылар миллионнар эшләүләрен әйтеп татарстаннарны таң калдырды

Ничек язу мәсьәләсеннән болайрак, күбесен тиражны арттыру, газет сатып акча эшләү мәсьәләсе борчый иде. Шуңа да Уфадан килгән "Кызыл таң" газеты баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов үз чыгышында миллионлаган сум эшләүләрен әйткәч, залдагылар аһ итте, бөтен игътибар аңа юнәлде.

"Ярты елга язылу 1300 сумга якын, шуның 70 процентын почта ала. Почтаны финанслау өчен яшәгәнче дип, моннан чыгу юлын эзләп, үзебезнең газет өчен берничә язылу индексы булдырдык, халык үзенә кирәклесен үзе сайлый. Бу укучы санын югалтмаска ярдәм итте. Газетны бүлеп, аз-азлап та таратабыз, кемдер атнасына бер килгәнен, икенчеләре атнасына өч килгәнен ала. Әлбәттә, бәяләр аерыла, укучы үзе сайлый. Халыкка пропаганда, газетны популярлаштыру максатыннан без ай саен "Нур" театрында берәр районны чыгыш ясарга чакырабыз, алар үз районнарыннан чыккан күренекле шәхесләр белән берлектә концерт куялар, бу зур проект. Шунда җыелган халык турыдан-туры безнең газет белән таныша ала. Тамашаларны карау өчен газетка язылырга кирәк, ул керү билеты да булып тора. Бер газет белән ике кеше керә. Бу алымнар басма тиражны шактый арттырды.

PDF абүнәләребез бар, сайтта электрон киосклар булдырдык, электрон газет ясадык, анда онлайн телевидение эшләп килә. Бу альтернатив чаралар газетның гомерен озайту, хәлен яхшырту максатында эшләнде. Газет китап чыгару белән белән дә шөгыльләнә, безгә һәркем килеп үз китабын чыгара ала, табышларыбыз инде миллионнар белән исәпләнелә", диде Фәтхетдинов.

Популяр татар төркемнәрен тотучы яшьләрне милләткә борырга кирәк

Дәүләтнеке булмаган, мөстәкыйль эшләүче иң күп укучысы булган "Матбугат.ру" сайты хуҗасы Данил Сәфәров та үз чыгышында электрон абүнәләрне, интернет битләрнең мөмкинлекләрен актив кулланырга чакырды.

Данил Сәфәров
Данил Сәфәров

"Электрон сайтларның яшәеше, сулышы турыдан-туры аларның эшчәнлегенә бәйле, вакытында җиткерелгән мәгълумат кына актуаль, газета-журналларның күбесе сайтларын алып баруны икенче эш итеп кенә кабул итәләр, чөнки аның акчасы юк, ул алар өчен бер "абуза" формасында. Бүгенге көндә киң популярлык алган социаль челтәрләрдә татарча төркемнәр бар, аны гади мәктәп укучылары, яшьләр төзи, аларны үзебезгә чакырып, нәкъ менә милләткә хезмәт итүгә җәлеп итергә кирәк", ди Сәфәров.

"Йә җырлыйк кына, йә биик кенә инде"

Конгрессның башкарма комитетының Киңкүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе утырышында "Болгар" радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов та бар иде. Аның "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе башлыгы Илшат Әминов белән радионың эчтәлеге турында бәхәсләшүләре билгеле булды.

"Йә җырлыйк кына, йә биик кенә инде дип әйтәм менә аңа, ул әлегә төрлечә эшләү яклы, соңыннан нәтиҗәләрне карыйбыз инде", диде Әминов Фәйзрахманов сөйләгән арада.

Илнур Фәйзрахманов
Илнур Фәйзрахманов

"Бүгенге көндә бездә төрле аудиториягә караган тапшырулар эшләнелә, яңа проектлар эзерләнә. Тыңлаучы радионы ун минут тыңлап ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга ашыкмасын иде, боларның тапшырулары юк дип алар шул рәвешле синең бөтен эшеңне юкка чыгарырга мөмкиннәр", ди Фәйзрахманов. Аныңча, радиода алып баручыларның сөйләмнәрен дә һәрвакыт тыңлап, паразит сүзләрне бетереп торалар. Ул ике якка да файда булачагына ишарә ясап, матбугатчыларны радио белән хезмәттәшлеккә чакырды.

XS
SM
MD
LG