Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:36

Казанда пикет: "Татарстан АЭСы ахырзаман булачак"


6 декабрьдә Казанда Русия хөкүмәтенең Кама Аланы шәһәрендә Татар атом станциясе төзелешен яңарту карарына каршы пикет үтте. Чараны оештыручылар ТатАЭС сафка баса калган очракта, Татарстанга бик зур куркыныч яный дип белдерә.

Бауман урамында узган чарада пикетчылар, "ТатАЭС – Татар халкының агулы кабере", "Долой АЭС!", "Татарстанцы против атомной смерти –Тат АЭС!", "Нет Чернобылю в Татарстане" дигән һәм башка шигарьләр күтәреп торды.

Татарстанда атом электр станциясе төзүгә каршы оештырылган пикетта катнашкан Мәгъсум Закиров, бу чарага Татарстанга яңадан куркыныч килмәсен өчен чыгуын белдерде.

"Татарстанга атом куркынычы яный. Безне болай да һәр яклап су электр станцияләре чолгап алган. Мин Идел буенда яшим. Көн саен йоклаганда Чуашстандагы су электр станциясе җимерелеп безне су басмасын иде дип теләп ятам.

Бүгенге чарага халык бик аз килгән. Мондый станцияләрне төзү яки төземәүне бары тик халык кына хәл итә ала. Бөтен эш безнең бердәмлектә. Латышлар, эстоннар тырышкач җиңеп чыктылар бит. Хәзер иректә яшиләр, ә без калдык әнә", дип Татарстанның мөстәкыйлеге темасына да тукталып узды.

Урам җыенында күтәрелгән төп шигар

Урам җыенында күтәрелгән төп шигар

Пикетны Татар иҗтимагый үзәге, "Русия коммунистлары" фиркасенең Татарстан бүлеге, "Татарстан атомга каршы" оешмасы бергәләп уздырды.

ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев Азатлык сорауларын җаваплап, Татарстан АЭСының республикага бөтенләй кирәкмәвен, Татарстан завод-фабрикалары өчен электр энергиясенең җитәрлек булуын һәм ТатАЭСның монда яшәүче халык өчен куркыныч тудыруын әйтеп үтте.

Пикетта урыс телендәге плакатларның берсе

Пикетта урыс телендәге плакатларның берсе

"1990нчы еларда Татарстан АЭСын төзүне бер туктатканнар иде. Әмма ул вакыттагы куркынычлар хәзер дә калды. Бу куркынычларның иң беренчесе – Кама Аланына 20 чакрымлап ераклыкта Түбән Кама нефть химиясе корылмасы урнашкан. Европаның иң зур химия корылмалары да бу АЭС төзеләсе урында урнашкан. Әгәр Татарстан АЭСы төзелсә, һәм анда берәр фаҗига килеп чыга калса, бу – ахырзаман дигән сүз.

Икенчедән, Кама Аланы өстендә үк Түбән Кама сусаклагычы урнашкан. Ул Кама Аланыннан 60 метр биеклектә. Бу ГЭСта да берәр фаҗига килеп чыга калса, әлеге ГЭСтагы су Кама Аланы АЭСын тулысынча су астында калдырачак. Бу исә Чернобыльдән дә куркынычрак булачак. Чөнки Чернобыль АЭСын өстән сүндереп булды, ә Кама Аланында төзелүе уйланылган АЭСны су баса калса, аны тиз генә сүндереп булмаячак һәм бу бөтен Русиягә фаҗига булачак.

Пикетны оештыручылардан, "Татарстан атомга каршы" җәмгыяте җитәкчесе Альберт Гарапов

Пикетны оештыручылардан, "Татарстан атомга каршы" җәмгыяте җитәкчесе Альберт Гарапов

Өченчедән, һәр АЭС радиация калдыклары чыгара дигән сүз. Бу агулы калдыклар кайда да булса сакланырга тиеш. Бу калдыкларны урнаштыру да зур проблем", дип белдерде ул.

Фәрит Зәкиев сүзләренчә, Советлар берлеге хөкүмәте һәм Татарстан Югары шурасының 1990 елда чыгарган (Татарстан МС 23.03.1990 ел, N123 карары, Татарстан Югары Шурасының 17.04.1990 елгы карары) ТатАЭСны җылылык станциясенә үзгәртү турында карарлары әле бүген дә гамәлдә.

Зәкиев әйткәнчә, бу карарлар үз көчендә булуга карамастан, ТатАЭСны яңадан төзү турында яшерен сөйләшүләр алып барыла. 2015 елда бу төзелеш башланыр дип көтелә.

"Әгәр Кама Аланында ТатАЭС яңадан төзелә башласа, 1990нчы еллардагы тәҗрибәне эшкә җигәчәкбез. Ул вакытта Казан-Алабуга дигән марш оештырган идек. Шундый һәм башка төрле каршылык чараларын хәзер дә үткәрү булачак", дип белдерде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG