Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36

Русия Нигериядәге корал төягән очкычның үзенеке булуын таныды


Русиянең Нигериядәге илчелеге Нигериянең Кано шәһәрендә тоткарланган корал төягән очкычның Русиянеке булуын таныды. Моңарчы Русия дипломатлары 6 декабрьдә тоткарланган очкычның Русиянеке булуын кире кагып килә иде. Хәзер инде очкычтагы коралларның һәм хәрби техниканың Франция тынычлык көчләренеке булуы әйтелә.

Бу очкычның тоткарлануы һәм аның Русиянеке булуы турында 6 декабрьдә Reuters агентлыгы хәбәр итте. Хәбәр агентлыгы белдерүенчә, очкыч Үзәк Африка республикасыннан Чадка барган булган.

Очкыч ике боралак, бронялы джип һәм сугыш кирәк-яраклары тутырылган тартмалар төягән диелә. Чад башкаласы Нджамендагы һава аланы ябык булу сәбәпле очкыч Канога төшеп утырырга мәҗбүр булган.

XS
SM
MD
LG