Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

Төбәкләрдән җыелган эшмәкәрләр татарларны берләштерү турында сөйләште


6 декабрьдә Казанның Камал театрында "Татарстанның эшлекле партнерлары" форумының пленар утырышы узды. "Бердәм, бергә, мәңгегә!" шигаре астында үткән чарада Русиянең төрле төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләре бердәмлеккә һәм хезмәттәшлеккә чакырды.

Форумда чыгыш ясаган эшмәкәрләрнең кайберләре үз төбәкләрендә татар милли тормышы өчен башкарылган эшләр турында сөйләсә, кайберләре Татарстан хөкүмәтенең чит төбәкләргә тиешенчә игътибар биреп җиткермәвенә үпкә белдерде, ә кайберәүләр исә кызыклы тәкъдимнәр белән чыкты.

Ринат Насыйров: "Татарны бердәмлек белән генә саклап була"

Төмән өлкәсе татар конгресы рәисе, эшмәкәр Ринат Насыйров, мәсәлән, татар эшмәкәрләрен үз төбәкләрендәге татар мәктәпләренә, мәдәният йортларына, мәчетләргә, имамнарга ярдәм итәргә чакырды.

"Без чит төбәкләрдә яшәүче татарлар динебезгә, гореф-гадәтләребезгә, туган телебезгә, малыбызга, бердәмлегебезгә таянып кына татарлыгыбызны саклап кала алачакбыз", диде ул.

Камил Абләзов: "Татарстан белән бәйләнеш мәгарифтә генә туктап калмасын"

Сарытау җирле милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Камил Абләзов

Сарытау җирле милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Камил Абләзов

Сарытауның җирле милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Камил Абләзов исә, Татарстанның чит төбәкләрдәге татар эшмәкәрләре өчен конкрет милли проектлары булмавын әйтте.

"Татарстан мәгариф министрлыгы безнең белән искиткеч яхшы эшли. Китаплар белән дә тәэмин итә, башка яктан да булышып тора. Әмма бу министрлыктан башка бүтән өлкәдә хезмәттәшлек бара дип әйтеп булмый. Әйтик бер 50 ел өчен үзәге Казан булган берәр милли проект төзергә була. Гыйльметдиновның автономиясе дә, Закиров та зур тырышлык куялар, анысы. Әмма аларның көче җитми. Аларның оешмалары бернинди сәяси көче булмаган гадәти иҗтимагый оешмага әйләнеп калды", дип белдерде ул.

Абләзов үз чыгышында Татарстан президенты статусын саклап калу темасына да кагылып узды.

"Татарстан президенты институтының саклануына кем ничек карыйдыр, әмма без аның булуын телибез. Сарытау өлкәсе татарлары буларак без үз фикеребезне вакытында җиткерә белдек. Ә нәрсә килеп чыкты? Русия төбәкләре арасыннан бары тик бишләбе генә Татарстанда президент статусының калуына уңай тавыш бирде. Ә калганнары, шул исәптән бер миллионнан артык татар яшәгән Башкортостан кебек калган төбәкләрдән Татарстанда президент статусының саклануына карата бер тавыш-тын да чыкмады. Бу исә, үзәк белән төбәкләрдәге җирле татарлар арасында элемтә булмавын күрсәтте.

Татарстан иктисад министрлыгы, авыл-хуҗалыгы министрлыгы, сәүдә-сәнәгать министрлыгы вәкилләре, елга бер мәртәбә булса да, төбәкләргә барып җирле татар эшмәкәрләре белән бер очрашып сөйләшә ала бит инде?!

Татарстан фәннәр академиясенә аерым тукталасым килә. Бу җыелышта, ялгышмасам, 24 төбәктән килгән эшмәкәрләр утыра. Бу төбәкләрнең һәрберсендә татарларга бәйле Алтын Урда чорыннан калган һәм Болгардагы тарихи ядкәрләрдән калышмый торган мираслар саклана. Ник Татарстан фәннәр академиясе бу әсәрләр белән кызыксынмый? Ник бу урыннарны килеп өйрәнми?

Мин бу урыннарда Болгар кебек реставрация ясалсын димим. Бу урыннар турында һичьюгы халыкка җиткерелсен иде. Галимнәр, археологлар, студентлар ни өчен безнең якларга килми? Татарстан фәннәр академиясе елга бер мәртәбә булса да төбәкләрдә ни өчен бер фәнни җыелыш та оештырмый?", дип сорау арты сорау яудырды Абләзов.

Форумда катнашучылар

Форумда катнашучылар

Татарстан сәүдә-сәнәгать министры белән респуликаның инвестицион үсеш агентлыклары җитәкчеләренең Татарстан ирешкән уңышлар турында сөйләгән чыгышларыннан бераз ялыгып киткән залдагылар, Абләзовның чыгышына дәррәү кул чабулар белән җавап бирде.

Рәшит Латыйпов: "Тормышта иң мөһиме акча түгел, ә мәхәллә"

Магнитогорскидан килгән татар эшмәкәре Рәшит Латыйповның чыгышы да башкаларныкыннан аермалы булды.

"Без Магнитогорскида шәһәр хакимияте, татар милли-мәдәни мохтарияте һәм мөселманнар җәмгыяте белән үзара иҗтимагый килешү төзедек. Без тормышның үзәге булган бер мәхәллә булдырдык. Бу рәвешле принципиаль мәсьәләләрне дә чишергә була.

Рөстәм әфәнде, бу яшәү рәвеше безнең киләчәк өчен зарур. Камил Аблязов әйткәнчә, аның сүзләре белән мин дә килешәм, бүген Татарстанда барлык түрәләр сезнең күрсәтмәләрне генә көтә һәм сез әйткәнне генә эшли. Казан Оргсинтез заводыннан бер генә цистернаны да сезнең фәрманнан башка беркемгә сатмаячаклар. Бу бит көлке. Беркем, бернәрсәне дә чишә алмый. Барысы да ялгыш нәрсә эшләмәгәем дип сезнең боерыкны көтеп тора.

Без бу системны үзгәртмибез икән, ә вакыт җитте һәм вакыт бик аз, без стратегик яктан оттырачакбыз. Залда акча эшләүче бизнесменнар утыра. Әмма тормышта иң мөһиме акча түгел, иң мөһиме үз мәхәлләбез, үз гаиләбез", дип белдерде ул. Залдагылар аның чыгышын да алкышларга күмде.

Рөстәм Миңнеханов: "Телебезгә, динебезгә, мәдәниятебезгә файда китерерлек мохитне бергәләп булдырыйк"

Ике сәгатькә якын барган чыгышларның ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

"Без монда бергәләп булган мәсьәләләрне хәл итәргә дип җыелдык. Сез миңа гына өмет баглыйсыз икән, без ерак китә алмабыз. Без үз телебез, милләтебез, мәдәниятебез өчен файда китерердәй мохитне бергәләп булдырырга тиешбез. Ә без исә, үзара кем иң беренче урында дигән бәхәсләр белән вакыт әрәм итәбез.

Әйе, бу җыелу бик кирәк иде. 2007-2008 елга кадәр җыела идек. Аннан мондый очрашулар туктап торды. Әләбәттә, сезгә дә үзара аралашып, бер-берегезнең фикерен ишетү, белеп тору һәм безгә дә тәнкыйть сүзләрен ишетү бик кирәк. Без дә сезнең кебек үк кешеләр. Без дә үзебезнең милләтебез, телебез, динебез турында борчылабыз.

Ниндидер эш эшләр өчен, көч кирәк, кеше кирәк һәм акча кирәк. Акча кемдә бар? Акча сездә бар. Без сезгә таянабыз, сезнең белән бергә эшне оештырырга тырышабыз.

Татарстан читтә тора, татарлар белән эшләми дип әйтәсез икән, әлбәттә, безнең эшлисе эшләр күп әле. Аларны эшләп бетереп тә булачак түгел. Без бу эшләрне эшләгәндә сезгә таянабыз. Әгәр дә кемдер Татарстаннан килеп безнең тормышны үзгәртә дип уйлыйсыз икән, андый гына уегыз булса, без әллә ни эшли алмыйбыз. Без сезнең белән партнерлар, безнең арада түрәлек юк", дип чыгышын тәмамлады Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Форум эшендә Русиянең утызга якын төбәгеннән килгән 600дән артык татар эшмәкәре катнашты. 7 декабрьдә алар Алабуга махсус икътисади зонасында булды.

Форумның пленар утырышы алдыннан Камал театрында оештырылган Татарстан авыл-хуҗалыгы тауарлары күргәзмәсе тәкъдим ителде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG