Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алисә Галләмова Русия шахмат беренчелегендә икенче булды


Русия шахмат беренчелегендә Алисә Галләмова икенче урын алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:20 0:00

7 декабрьдә Казанда хатын-кызларның 64нче Русия шахмат беренчелеге тәмамланды. Хәлиткеч соңгы уенда Валентина Гунинага оттырган татар кызы Алисә Галләмова икенче урында калды.

Галләмова-Гунина очрашуы көндезге бердә башланды һәм биш сәгать чамасы дәвам итте. Моңа кадәр сигез уен уздырган һәм бу очрашулардан алтышар очко туплаган ике шахматчы да соңгы уендагы җиңүне кулдан ычкындырырга теләмәде.

Гунинага моннан алдагы Русия беренчелегенең чемпионы булу һәм рейтингының югары булуы да психологик яктан өстенлек бирсә, Галләмовага исә туган ягында уйнавы һәм башкалардан тәҗрибәлерәк булуы әлеге очрашуда өстен чыгарга булышыр кебек тоелды. Моңа өстәп Галләмова акларда, ә Гунина караларда уйнады. Кыскасы, шахмат белгечләре аклар җиңәр, җиңмәсә дә уен уртак нәтиҗәгә төгәлләнер дип фаразлады.

Баштарак уен тигез барса да, соңга таба Алисәнең берничә хата җибәрүе аркасында өстенлек Гунина ягына авышты. Мондый шансларны кулдан ычкындырырга теләмәгән Гунина, нәтиҗәдә, Алисәдән өстен чыкты һәм 2014 елгы Русия шахмат чемпионы исемен яулады.

Үзе дә шахматта спорт остазлыгына кандидат, Татарстан шахмат федерациясе әгъзасы Зөфәр Зәйнуллин, Алисәнең җиңелүен ике факторга бәйләп аңлатты.

"Беренчедән Алисә Галләмова барлык катнашучылардан да олы иде. Аңа 42 яшь. Бу хәл шахматта бик әһәмиятле. Әле күптән түгел генә узган дөнья чемпионатында да егерме өч яшьлек Карлсен кырык биш яшьлек Анандны җиңеп чемпион калды. Монда да шулай.

Икенчедән, психологик яктан Алисәгә авыр булды. Башкаларның югалтасы берние дә юк иде. Ә Галләмова мондый турнирда башка катнаша алырмы, ул ягы икеле. Шуңа күрә, ул дулкынланды һәм хаталар да җибәрде.

Аннан соң, Алисә Галләмова моңа кадәр үзеннән түбән рейтинглы кызларны җиңеп килде. Ә Гунинаның рейтингы Алисәнекеннән югарырак. Бу да шахматта бик мөһим. Гунина Русия чемпионы, дөнья, Европа чемпионатларында катнашкан спортчы да.

Алисә Галләмова икенче урынны алса да, бу аның өчен зур уңыш. Ул моннан соң да шахматны дәвам итәр. Аның икмәге шул бит инде. Әмма ул зур спорттан китәр дип уйлыйм", дип белдерде шахмат белгече Зөфәр Зәйнуллин.

Шуны да әйтергә кирәк, Казанда хатын-кызлар белән бер рәттән ир-атлар арасында да Русиянең 67нче беренчелеге уздырылды. Анысында да беренче өчлектә тагын бер татар фамилияле шахматчыны күреп булды.

Беренче урынны 5,5 очко җыеп Игорь Лысый алса, икенчедә 5 очко белән Дмитрий Яковенко, ә өченче урынны 4,5 очко җыйган Денис Хисмәтуллин алды.

Хатын-кызлар үзара 2 миллион сумлык приз фондын бүлешсә, ир-атларның приз фонды 5 миллион сум булды.

XS
SM
MD
LG