Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:42

Еврокомиссар Могерини Төркияне Русиягә булган чикләүләргә кушылырга чакырды


Федерика Могерини

Федерика Могерини

Европа Берлегенең тышкы эшләр һәм иминлек сәясәте вәкиле Федерика Могерини Төркияне Русиягә карата кертелгән чикләүләр тәртибен бозмаска чакырды.

Бу хакта ул Төркия лидерлары белән очрашканда белдерде. Могерини 8 декабрьдә Төркиягә ике көнлек сәфәрен башлады.

Сөйләшүләрдә шулай ук "Ислам дәүләте" төркемнәренә каршы тору өчен хезмәттәшлек мәсьәләсе дә карала. Могерини үзенең сәфәрен Европа берлеге һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең стратегик яктан әһәмиятле булуына дәлил дип атады. Төркиянең Европа Берлегендә әгъзалыгы турында сөйләшүләр 2005 елдан бирле дәвам итә.

Анкара Украинадагы гамәлләре өчен Русиягә Көнбатыш тарафыннан кертелгән чикләүләргә кушылмады. Европа Берлеге Төркияне чикләүләргә кушылырга, йә булмаса бу чикләүләрне үз файдасына кулланмаска чакыра.

Узган атнада Русия президенты Владимир Путинның Төркиягә сәфәре вакытында Мәскәү "Көньяк агым" газүткәргече проектын тормышка ашыра алмау һәм Төркияне башка бер газүткәргеч төзүдә иң яхшы хезмәттәш дип белдерде.

XS
SM
MD
LG