Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:20

Азиядә электроника җитештерүчеләр Русиягә тавар бәясен 30%ка кадәр арттыра


Huawei җитештергән телефон

Huawei җитештергән телефон

Азиядә электроника җитештерүчеләр Русиягә кертелә торган тауарларның, аерым алганда Lenovo, Acer һәм Huawei ширкәтләре бәяләрен 15%тан алып 30%ка кадәр күтәрә. Җитештерүчеләр моны исәп-хисапның җирле валютада булмавы һәм рубль бәясе төшү белән аңлата.

Lenovo-ның Русия, БДБ һәм Көнчыгыш Европа илләрендәге баш менеджеры Глеб Мишин сүзләренчә, барлык тауарларга да бәяләр акрынлап үсәчәк. Алар бер көн эчендә бәяне 30%ка күтәреп куярга җыенмый. "Моңа кадәр Русиягә кертелгән тауарга бәяне күтәрмәячәкбез, яңа китерелгәннәрнең бәяләре артык булачак", ди Мишин.

Acer-ның Русиядәге генераль директоры Денис Кутников та кертеләчәк тауарга бәянең артачагын белдерә.

XS
SM
MD
LG