Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада": 47% русияле үзен ябылуда кебек хис итә


47% русияле үзен, халыкара дөньядан аерылып, ябылуда кебек хис итә. Ә 45% моңа капма-каршы фикердә. Әлегеләр "Левада" ноябрь ахырында Русиянең 134 авыл һәм шәһәрендә халык фикерен белешкәч билгеле булган.

"Көнбатыш керткән чикләүләр Русия җитәкчелеге сәясәтенә йогынты ясыймы?" дигән сорауга 47% йогынты сизелерлек дип җавап биргән. 34% исә бу йогынты артык зур әһәмияткә ия түгел дигән.

Социологлар фикеренчә, русияләрнең АКШ, Европа Берлеге һәм Украинага карата да фикере үзгәргән. Әгәр гыйнварда 43% АКШ турында яхшы фикердә булса, хәзер бу күрсәткеч 18%ка калган. 63% хәзер Европа Берлегенә тискәре фикердә, ә ел башында бу күрсәткеч ике тапкырга кимрәк булган. Украинага мөнәсәбәт тә кире якка үзгәргән. 28% русияле генә Украинага яхшы мөнәсәбәттә, гыйнварда бу сан 66% булган.

XS
SM
MD
LG