Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:18

Мәскәүдә Арбаттагы мәдәни-күңел ачу үзәгендә ике документаль кино тәкъдим ителде. Аларның икесендә дә сугыш темасы.

Мәскәүдә Арбаттагы мәдәни-күңел ачу үзәгендә ике документаль кино тасмасын тәкъдим итү булды. Тасмаларның икесендә дә сугыш темасы.

Денис Красильников

Денис Красильников

Беренчесе, Русия телевидениесе дикторы, Казан кызы Фәридә Корбангалиева проекты белән эшләнгән "Без белмәгән сугышның билгесез батырлары" дигән тасма. Аны эшләүдә икенче бер диктор Максим Шәрәфетдинов та катнашкан, режиссеры Денис Красильников. Фильмнарны тәкдим итүне Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге оештырды. Тамашага халык бик күп килгән иде.

Тасманың берсе Беренче дөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланса, икенче Икенче дөнья сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.

Фәридә Корбангалиева үзенең чыгышында "Беренче дөнья сугышы күп елларга онытылган сугыш. Шулай булуга карамастан, бөтен дөнья буйлап барган ул сугышта күпме кеше һаләк булган, аралар арасында безнең милләттәшләр, диндәшләр дә аз булмаган", диде.

Тасмада әйтелгәннәргә караганда, Беренче дөнья сугышында Русиядән катнашкан сугышчыларның 10 проценты татарлар булган. Тасмада шулай ук бик сирәк кадрлар күрсәтелде. Шуларның берсендә армиядәге мөселман дин әһеле кулына тоткан Корьәнне мөселман сугышчыларның үбеп ант иткән сурәтләре дә бар иде.

Төшерүчеләр төркеме бу фильмны Беренче дөнья сугышында катнашып һәлак булган, каһарман милләттәшләребезгә истәлек һәйкәле буларак эшләгәннәр. Бу тасмада бары тик татарлар турында гына сөйләнә һәм күрсәтелә. Тасманың авторлары һәлак булганнарның эзләрен эзләп Петербурга, Казанга, Оренбурга, Калининградка, Литвага, Беларуска, Германиягә һәм Франциягә кадәр барып җиткәннәр. Фәнни белгеч-киңәшчеләр арасында Татарстан, Мәскәү, чит ил галимнәре дә бар.

Франциянең Сосум шәһәрендәге зиратта 1500ләп сугыш корбаны күмелгән. Алар барысы да ак тәреләр астында ята. Шул тәреләргә язылган татар-мөселман исемнәре дә байтак кына. Ул кадрларны күргән тамашачыларның күңелләре сыкрагандыр инде.

Тасмада бик күп төрле экспертларның да фикерләре кертелгән. Германиядә әсирлектә булган татарлар галимнәр өчен зур табыш булган ди сөйләде Казан университеты галиме Искәндәр Гыйләҗев. Анда рәссамнар, фольклорчылар, музыкантлар, лингвистлар килеп йөргәннәр, ул язмалар Германиядә нәшер ителгән. Бүгенге көндә шул язмаларда татар әсирләренең җырларын да тыңлый алабыз, сурәтләрен дә күрә алабыз.

Беренче тасма азан тавышы һәм Ясин сүрәсе яңгыравы астында тәмамланды. Тамашага килгән халык беркавымга тынсыз торып, соңыннан фильмны төшерүчеләргә рәхмәт белдереп, алкышларга күмде.

Беренче дөнья сугышы архивыннан татар әсирләре азаны

"Билгеле солдат кабере"

Икенче фильм "Билгеле солдат кабере" дип аталган иде. Аны Казан университетын тәмамлаган, бүгенге көндә ВВС телеканалы хәбәрчесе булган Ольга Ившина төшергән. Ул тасма Икенче дөнья сугышындагы җиңүнең 70 еллыгына багышланган.

Ләкин сүз Русиянең бу сугыштагы батырлыклары турында түгел, ул сугыш беткәнгә 70 ел узуга карамастан, бүгенге көндә дә җирләнмәгән, җитмеш ул буена җир өстендә ятып туфракка әйләнгән Русия ватандашлары турында.

Ольга Ившина яу кырында ятып калучыларны эзләүчеләр төркеме турында төшергән ул тасманы. Ул үзе дә шул төркемнәр белән бергә эшләгән. Ул төркемнәр Ленинград өлкәседә, Смоленский өлкәсендә, Чувашстанда, Эльбрус тауларында, Казанда һәм Мәскәүдә эзләү эшләре алып барганнар. Мәгълүматләргә караганда, әле җирләнмәгән көе җир өстендә бер миллионнан алып дүрт миллионга кадәр совет сугышчысы хәбәрсез югалган исеме белән ятып калганы билгеле.

Тамашачылар

Тамашачылар

Фильмны төшерүчеләр эзләүчеләр төркеме эше турында гына түгел, шулай ук, нигә иле өчен җанын биргән миллионнарча солдат һаман да Русиянең урманнарында, сазлыкларында, басуларында яталар? Ни өчен аларны дога белән җиргә тапшыру эшләрен үз теләкләре белән, үз акчаларына йөрүчеләр генә башкара?" дигән сорауларга да җавап табарга тырышканнар.

Тасмада шулай ук Русия саклану министрлыгы түрәсенең дә фикерләре кертелгән. Ул сүз саен: "Сез мине дөрес аңлагыз, безнең андый эзләнү эшләренә акчабыз юк", дип тәкрарлый.

Бер кадрда чыршы агачының һәлак булган солдатның җәсәденнән үсеп чыгуы күрсәтелгән. Аның сөякләрен агачны аударып, тамырларыннан аралап алдылар.

Эзлэнүчеләр бу хакта: "Ни өчен яу кырлары булган урында агачлар үсә дип уйлыйсыз? Чөнки ул җирләрне мәетләрдән чистартмый гына өсләренән урман утыртканнар. Шуңа, күрә мәетләр тирәндә ятмасалар да, алар агач тамырлары арасында калган", дип аңлаттылар. Аларның бер генә сөяген дә калдырмый кадерләп җыябыз да, табутларга салып җирләүләрне үзебез оештырабыз, диделәр алар.

Кайчагында хәтта солдатның исеме язылган кечкенә тимер савытлар да табыла икән. Шулай итеп алар Чувашстаннан булган, хәбәрсез югалган дип саналган бер сугышчының гаиләсен табып, әтиләрен җиргә тапшырганда күмү мөрәсименә дә чакырганнар.Тасмада ул кадрлар да күрсәтелде. Ул Смоленски өлкәсендә булган хәлләр.

Әлбәттә, табылган сөякләр арасында мөселман сугышчыларныкы да булгандыр. Йөздән артык табут бары тик христиан дин әһеле катнашында күмелде. Без мөселманнарга хәбәр иткән идек, ләкин килүче булмады, диделәр тасманы төшерүчеләр.

Эзләнүчеләр төркеме көннәрен дә, төннәрен дә эшләрен дәвам итә. Төннәрен без һәлак булганнарның шәүләләрен күрәбез. Алар әле һаман да җир өстендә. Хәтта алар безгә үзләренең билгесез каберләрен табырга ярдәм итәләр, диделәр алар.

Безнең бурыч, диделәр алар, соңгы солдатка кадәр табып, аларны дога белән җиргә тапшыру. Җир өстендә күмелмәгән солдат ята икән, димәк әле сугыш бетмәгән. Алар безнең өчен һаман тереләр.

Шулай итеп, Мәскәүдә бер гасырда булган ике сугышка багышланган, безнең замандашлар төшергән ике фильм күрсәттеләр.

Халык тасманы карап бетергәннән соң да китәргә ашыкмады. Алар фильмнарны эшләүчеләргә төрле сораулар белән мөрәҗәгатъ иттеләр. Кайберәүләр микрофонны алып сугышта ятып калган әтисе турында, кемдер туганнары хакында, ә инде 90 яшьлек сугыш ветераны Әнвәр Чанышев үзенең сугышта булган хәлләрен сөйләде.

XS
SM
MD
LG