Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русиядән газ ала башлады


Сишәмбе Украина Русиядән газ ала башлады. Бу хакта "Укртрансгаз"ның матбугат хезмәте белдерә. Һәр көн 40 мbллион кубометрдан артыграк газ алыначак дип хәбәр ителә. Киевның газ өчен бурычлары булганга Русиядән газ кертү июнь уртасында туктаган иде.

31 октябрьдә Брюссельдә Украина, Русия һәм Еврокомиссия кышын газ алу планын раслады. Анда Украина 2014 елның ахырына кадәр өч миллиард доллар бурычны түләргә һәм яңа шартлар нигезендә алдан түләп газ алырга тиеш дип килешенде.

4 ноябрьдә "Нафтогаз" "Газпром"га элек китерелгән газ өчен бер миллиард долларга якын акча түләде. Узган җомга "Нафтогаз" декабрь ае өчен түләп куйды.

XS
SM
MD
LG