Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров Брюссельдә чыгыш ясый


Европа парламенты
Европа парламенты

Бу көннәрдә Брюссельдә булган кырымтатар халкы юлбашчылары Мостафа Җәмилев һәм Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Европа парламентында бүген узган "Украина Европа бердәмлегенә сынау" исемле конференциядә чыгыш ясый. Җыен Русия агрресиясе сүрәтендә Украинадагы вазгыятьне чишү, качаклар тормышын җайлау, Европа Берлеге белән ассоциация килешүе кысыларында Украинаның үзендә реформаларга багышлана.

Чыгыш ясаучылар арасында шулай ук Европа парламенты президенты Мартин Шульц, депутатлар Элмар Брок һәм Ребекка Хармс, Европа Берлегенең сәясәтне өйрәнү үзәкләре, Украина, Русия, Польша, Литва һәм Германиядән белгечләп, Украина халык депутатлары бар.

Кичен парламент бинасында "Донбасс: Сугыш һәм солых" исемле фотокүргәзмә ачыла һәм Кристина Бондаренконың Украинага багышланган документаль фильмы күрсәтеләчәк.

XS
SM
MD
LG