Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөлфия Камалова Казанда яңа альбомын тәкъдим итә


15 декабрьдә Казанда Австралиядә яшәүче танылган татар җырчысы Зөлфия Камалова "Kosmostan" дип аталган яңа альбомын тәкъдим итә.

Альбом тулаем татар телендә язылган. "Зөлфиянең туган телендәге җырлары өр-яңа аһәң белән сугарылган. Галәмгә мәхәббәт белән язылган 11 җырда башка планеталарда да татар авыллары булуы, ә аларда сөйләп бирә алмаслык рух һәм моң агуы чагыла", ди белгечләр бу альбом турында.

Бу альбом Зөлфия Камалова һәм электрон музыка остасы Герман Поповның уртак иҗат җимеше. Попов Одессадан Һолландиягә килә һәм күңеленә кереп урнашкан әрмән, молдаван, дагыстан, азәрбайҗан, грузин, балкан һәм башка халыкларның көйләрен синтезаторда уйный.

1991 нче елдан Австралиядә яшәүче, әлеге илдә 1999 елда "Әллүки" дискы белән ел альбомы дәрәҗәсенә лаек булган, 2001 елда Australian World Music Awards премиясе алган, 2013 елдан Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камалова 2012 елдан Попов белән хезмәттәшлектә.

"Kosmostan"ны язганда виртуоз баянчы, 18 тапкыр төрле Халыкара бәйгеләр лауреаты, Берлинда Pantonale фестивален оештыручы Айдар Гайнуллин да катнаша.

Альбомны тәкъдим итү чарасы 15 декабрьдә Казанның "Bioport" клубында көндезге икедә башлана.

XS
SM
MD
LG