Accessibility links

Шыгырданда эшкуарлык үсеше форумы һәм "Шыгырдан укулары" үтәчәк


Шыгырдан. Өч Сәхәбә мәчете
Шыгырдан. Өч Сәхәбә мәчете

Декабрьнең 12-13 көннәрдә Чуашстанның Шыгырдан авылында "Шыгырдан диалогы" исемле икътисади форум һәм 11нче төбәкара "Шыгырдан укулары" исемле фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Чуашстан хакимиятләре вәкилләре ярдәмендә һәм катнашында узган шушы ике чараның берсе эшкуарлыкның авыл үсешенә керткән роле, икенчесе авыл җирендә ислам мәдәниятенә багышлана.

Икътисади форум быел дүртенче тапкыр оештырыла. Оештыручыларның бу җыенда хакимиятләр белән урта һәм кече бизнес вәкилләренең аралашуга нигез салу тәҗрибәсе бар. Форум авыл җирендә кәсеп тотучылар, финансистлар, белгечләр, журналистлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, презентация, бәхәс һәм очрашулар формасында үтә.

Оештыручылар арасында Чуашстан хөкүмәте һәм парламенты, Русия җәмәгать пулатының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау комиссиясе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Ислам бизнесы һәм финанс үсеше фонды, Чуашстан мөселманнары дини идарәсе, Батыр районы хакимияте һәм Шыгырдан авылы.

XS
SM
MD
LG