Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:06

"Сәлам сезгә! Сезнең буын коллык һәм түбәнсетүне күрмәсен" дигән сүзләр язылган театр диварларында яшерелгән һәм берничә ел элек табылган бер ташта. Тагилда яшәүче Эльза Гайсина, татарлар үз истәлекләрен сакламый ди.

Свердлау өлкәсе Түбән Тагил драма театрында 2005 елда төзекләндерү эшләре барганда көтелмәгән бер таш килеп чыккан.

Тагил театрында табылган таш

Тагил театрында табылган таш

"Бу язуны 1954 елның 15 мартында күмеп калдырабыз. Оркестр да уйнамый, халык та алкышламый бу гамәлне. Киләчәк буынга бу таш чынбарлыкны сөйләр. Театрны комсомол бригадалары төземәде, театр XX гасыр колларының – әсирләрнең каны һәм сөякләреннән салынды. Киләчәк буынга сәлам! Сезнең буын коллык һәм кешене кеше түбәнсетүне күрмәсен.

Сәлам белән, тоткыннар И.Л. Кожин, Р.Г. Шәрипов, Ю.Н. Нигъмәтуллин

15 март, 1954 ел"

Театр 1955 елда ачылган. Шушы таш плитә тамашачылар залының икенче катындагы диварда ярты гасыр торган. Бу мәгълүмат хәзер театрның интернеттагы сәхифәсендә дә бар. Олы яшьтәге кешеләр Тагилдагы бик күп корылмаларны ГУЛАГның бер өлеше булган ТагилЛаг хезмәт лагерьлары тоткыннары төзеде дип хәтерли. Сугыш барганда шәһәргә әсирләр дә китерелгән. Алман әсирләренең исемнәре билгеле, алар турында мәгълүмат интернетта да бар. Татар тоткыннары турында аерым мәгълүмат юк.

Тагилда яшәүче Эльза ханым Гайсина бу якларга 1950нче елларда 15 яшендә килгән. Әтиләре Камал сугышта әсир төшкән, качкан, "үзебезнекеләр" аны атып үтергән.

"Сугыштан соң ачлык еллары иде, Башкортстанда эш юк, салымнар бик югары. Әнинең Тагилда ерак туганнары бар иде, шулардан сорап эшкә керергә килдек без. Үзем дә Тагилда бер ел мәктәптә укыдым да эшкә кердем", дип искә алды Эльза ханым Азатлык белән әңгәмәдә.

Үзе ул тоткыннар яки аларның туганнары белән таныш түгел, әмма аның сөйләвенә караганда, Тагилда алман әсирләре төзегән тулы бер бистәләр (поселоклар) бар.

"Шәһәр халкы белә моны, балаларга мәктәптә өйрәтәләр, ләкин татарлар турында аерым мәгълүмат юк. Монда лагерьларда татарлар да күп булган бит", диде Эльза ханым.

Җирле халык төзелешләргә китерелгән әсирләргә качып кына ашамлыклар китергән булган. Алманнарның архивларын булдыру эшен үз өстенә элекке елларда Германия алган булса, 1954 елдан безгә сәлам калдырган Шәриповлар һәм Нигъмәтуллиннарның истәлеген кем сакларга тиеш? Алар ярты гасыр элек кешенең кеше тарафыннан эзәрлекләнү һәм мыскыл итү булмаячак дип өмет иткән.

Быел Кеше хокуклары көне уңаеннан БМО генераль секретаре Пан Ги Мун үзенең мөрәҗәгатендә кеше хокуклары бозылу очракларына күз йоммаска чакырды.

"Хокуклары бозылган кешеләр мөрәҗәгать иткәндә ишетмәмешкә салышып утырмыйк. Һәркемнең үз хокукын яклау хакы бар", диде Пан Ги Мун.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG