Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:43

"Алгарыш"лар Татарстанга кайтса, Европадагы шикелле җәмгыятьне үзебездә дә төзерләр иде

Социаль челтәрдә күземә чалынды – Германиядә укыган якташыбыз туган якларга ашыгыч рәвештә кайтып китәргә җыена, дуслары белән саубуллаша, еламый гына. Бәлки елыйдадыр. Дуслары аңа: "Ник?? Ник китәсең? Бөтенләйгә китәсеңмени?! Син бит вакытлыча гына дип әйткән идең!", дип сораулар яудыра.

Безнең якташыбыз бу моны "үзе өчен дә көтелмәгән хәл, гадәттән тыш вазгыять" дип аңлата, "Хәтта ышана да алмыйм!" дип хафалана ул. Аңа уңышлар телиләр, Ямайкадан берәве хәтта : "Сак бул анда!", дигән кисәтүләрен дә юллый. Әйе, куркыныч, кыргый илгә китә бит. Күренеп тора – якташыбыз кайтырга ашкынып тормаган, дуслары да аның дәүләтнең махсус програмы нигезендә укыганын белмәгән шикелле.

"Алгарыш" програмы белән, Татарстан бюджеты хисабына бушлай (безнең акчалар хисабына дип укы) укыган белгеч инде бу. Бер студентны укытуга дәүләт 600 меңнән алып 2,5 миллион сумга кадәр акча бүлеп бирә. Социаль челтәрдә дуслары белән саубуллашучы белгечнең уку вакыты чыккан, кайтырга кирәк, чөнки "Алгарыш" килешүе нигезендә, укыганнан соң белгеч ватанга кайтып, кимендә 3 ел дәвамында хезмәт куярга тиеш. Үз илеңдә эшлисең килмәсә, сиңа сарыф ителгән акчаларны тулысынча кайтарырга тиешсең.

Илгә кайтырга тиешлеген бу кыз да киткәнче үк белгән бит инде. Ә ник дуслары каршында башка төрле спектакль уйнарга иде соң? Мин аңа, әллә укырга җибәрүчеләр кайтырга мәҗбүр итәләрме дидем. Әйе, миннән башка берничек тә булмый икән дип шаяртып куйды ул. "Ник, әллә укып бетергәч, кайтып китәсеңне, өч ел буена туган илдә эшләргә тиешлегеңне белмәгән идеңмени?", дидем. Ул: "Белдем" дигән була, "үзем дә кайтырга җыена идем инде, чемоданнарны тутырып ята идем. Бер илдән икенче илгә күченүе авыр", дип язды. Шуннан мин болай дип яздым: "Күченү түгел бит инде бу, туган илгә кайту, үзеңнең бурычыңны кайтару. Хәтта Европада белем алучылар да канунга төкереп карагач, тотрыклы дәүләтне үзебездә ничек төзеп булсын инде?"

Кыскасы, ватанга теләр-теләмәс кенә, артыннан этеп-төртеп кенә кайтырга җыенучы якташыбыз мине социаль челтәр битендәге сөйләшүеннән бик тиз арада читләштерде дә куйды. Аңлашыла инде, дуслары, башкалар каршында кемнең рисвай булып утырасы килсен, корбан образы күпкә яхшырак бит! Ә минем аның бу адымына җен ачуым гына купты. Күп нәрсәләрдән мәхрүм булып яшәргә мәҗбүр Татарстан халкы акчасына бушлай укыт та аны, өстәвенә юллап-эзләп тә кайт, аннары халыкның авызын да томаласын! Европада өйрәткәннәрме бу әрсезлеккә?

"Алгарыш" програмы белән чит илдә бушлай укыганнарның бер өлеше бер-ике ел эчендә кисәк кенә "хәтерләрен югалтып", илгә кайтып эшләргә тиешлекләрне оныталар. Бу сер түгел, "Алгарыш" тирәсендә каты тавышлар да чыкты, 2012 елда ватанга кайтмыйча эзсез "югалган" 109 студент турында да күп яздылар. Дәүләт андыйларны эзләп йөрергә, мәҗбүриләп кайтартырга, койрыкларыннан эләктерергә мәҗбүр.

Кызганыч инде, ни дип әйтәсең, Европадагы шулкадәр тотрыклы илләрдә белем алып та, һәрбер җәмгыятьтә беренче чиратта закон үтәлеше алга сөрелергә тиешлеген үзләштерә алмагач, бик кызганыч.

Аларны онытырлар, аларны укытырга сарыф ителгән акчаларны да онытырлар, бурычларын кичерерләр дип өметләнәләрдер инде. Ә студентларның бер өлеше чит илләргә алдан ук үзе өчен хәл итеп китә – кайтмаячакмын! Димәк, килешүгә кул куеп, алар иң баштан ук мәкерле алдауга бара. Бу алдакчыларның эзенә төшү һәм илебезгә кайтару, эшкә урнаштыру өчен мәхкәмәләр дә булды һәм эзләүләр дәвам итә. Чөнки "Алгарыш"ларның бер өлеше ел саен кайтмыйча кала.

Әлбәттә, барысын да кайтарырга кирәк! Килешүдәге шартларның үтәлүен тәлап итәргә кирәк! Өметләребезне акламасалар да, андыйлар үзләрен барыбыздан да акыллырак, барыбызны да кызык иттек әле дип уйламаска тиешләр.

"Кит инде, нинди мәкерле алдау, ну чит илдә укыган да, хәзер шунда калырга теләү – ник мәкерле алдау булсын ди инде!" дип әйтүчеләр күп. Моңа да мин бик каты гаҗәпләнәм.

Гаҗәпләнмәс идем дә, тик бит "Алгарыш"ның максатлары башкача. "Алгарыш" нигезендә укыгач, илгә кайтып кимендә өч ел дәвамында эшләргә тиешлек – төп шарт. Син моңа әзер түгел икәнсең, кулыңны куйма, бушлай укуга, бушлай юл, ашау-эчүенә кызыгып, намусыңны сатма! Кит тә укы үзеңнең акчага яисә шәхси грантлар юллап кара. Ә инде кулыңны куеп , "Алгарыш" шартлары белән ризалашкансың икән, бар, тырышып укы, аннары кайтып халыкка хезмәт ит. Зур акчалар түләп юкка җибәрмиләрдер бит инде, димәк белем дәрәҗәсе чит илләрдә башкачарак. Кайтмыйча йөреп, кемне алдыйсыз – халыкны, сездән үрнәк алып карап торган мәктәп балаларының саф хыялларын җимерәсез! Иң мөһиме – бик теләп тә, "Алгарыш"ка барырга теләгән, аннары туган авылына кайтып эшләргә җыенган егетләр-кызларның урынын алып, башкаларга комачаулыйсыз.

Социаль челтәрдә "Ник шулкадәр борчыласың дәүләт казнасы өчен, төкер, үзебезнең татарыбыз чит илдә эләгеп кала алган икән, шатланырга гына кирәк бит инде, карабодайга чират торучылар азрак булыр", "Безне хөкүмәт болай да алдый, кемдер хөкүмәттән безнең үчне ала алган икән, шәп бит инде, шатланырга гына кирәк", "Безнең бабаларыбыз күпме михнәт күргән, репрессияләрдә кырылган, дәүләт безгә болай да бик күп тиеш инде", дигән авазлар ишетелә. Мин бу фикерләрне укыйм да шаккатам. Ничек болай, чынлап та шулай уйлыйлармы соң болар, әллә мине котырталар гынамы? Ә канун һәм аның үтәлеше? Ә кая соң монда алгарыш? Алгарыш – прогресс дигән сүз бит инде. Дәүләтне алдалап качу – прогресс мени?! Һаман шул сазлык бит инде бу. Милләтнең үсешенә чынлап торып борчылган кеше кемнеңдер качып калуына шатланырга тиеш түгел. Алар прогрессны тоткарлаучылар.

"Алгарыш" буенча дәүләт җибәрә янәсе. Дәүләт без бит инде ул – син һәм мин, һәм алар. Үзебезне демократик җәмгыять дип атарга телибез бит инде. Ә демократик җәмгыятьтә дәүләт ул – халык. Димәк, "Алгарыш"ка студентларны, зур өметләр багълап, халык җибәрә. Халык акчасына укыйлар алар, халык аларны яхшы итеп укысыннар, яхшы белгечләр булып кайтсыннар дип җибәрә. Кайткач, хезмәт куярлар һәм, ниһаять, бездә дә алга таба китү булыр дип чын күңелдән ышана.

"Алгарыш" үз максатларыннан тайпылмыйча, белгечләрнең берсе дә намусларын сатып, оятсызларча качып калмыйча, туры өйләренә кайта торган булса, Европа, Америкаларда укыган яшьләр саны үзебездә дә арта торыр иде. Европа, Америкаларны күргән, шунда еллар дәвамында яшәгән, кануннары сәгать шикелле төгәл эшли торган җәмгыятьнең тәмен тойган, башкача фикерли торган кешеләр саны күбәер иде. Билгеле бер вакытта, һичшикез, үзгә фикерли торган кешеләрнең критик массасы тупланып, илдәге хакимияткә йогынты ясый башлар иде. Үзенең сүзен тутырып әйтергә курыкмас иде. Бу үзгә төркем илдә үзеннән үзе, антибиотик шикелле, үз вазифасын башкарырга тотыныр иде. Шул кадәр яшәргә ашкынган Европадагы шикелле җәмгыятьне үзебезнең илебездә дә төзерләр иде.

"Менә дәүләтне кызык итим әле, кайтмыйм илгә эшләргә, шушында калам, бетте-китте. Теләсә нишләгез", дип, баштан ук мәкерле уйлар белән китүчеләр, чынлыкта исә, безне – халыкны сарыкка чутлап, халыкка төкерә. Үзләренең ата-анасына, туганнарына төкерә. Иң мөһиме – андыйлар илебездәге прогрессны, яңача тормышны кичектереп киләләр. Янәсе, иле тулы карак, башкаларны карагыз, барыбер урлыйлар бит, шуңа күрә мин дә урлыйм. Ә мин кемнән ким? Түрәләр миллиардлар урлыйлар, шулардан сорагыз янәсе. Тарих күрсәтте бит инде – ахыр чиктә теләсә кайсы каракны да үз кесәсеннән түләттерәләр, борчылмагыз, миллиардлар урлаган караклар да җавап тотарлар. Чөнки бер генә җүнле ил дә үзенә каракны сыендырмаячак. "Алгарыш" програмы белән китеп, кире кайтмаучылар да, яисә артларыннан эзләтеп йөрүчеләре дә үзләрен шул ук җинаятьчел юлга куя.

"Алгарыш"та укып кайткан берәр әкәмәт белгеч беләсезме сез, күргәнегез-ишеткәнегез бармы? Кая алар, кайларда эшлиләр? Башкалардан берәр нәрсәләре белән аерылып торалармы? Нинди алгарыш алып кайттылар? "Алгарыш"ка яисә шуның ише башка программа буенча укырга җибәргәндә, бәлки, башкачарак сайлау уздырыргадыр. Фәнне белү, сәләтле булу гына түгел, кандидат беренче чиратта милли рухлы, күпмедер дәрәҗәдә пәрвәр, дәүләт дәрәҗәсендә уй-фикер йөртә белүче, безне алгарышка өндәүче шәхес булырга тиештер. Шәхси мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүчеләрне, гомумән, якын җибәрәсе түгел. Хет ялган детекторы белән сайлап алыгыз.

Лилия Сөнгатуллина журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG