Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Һиндстанда ике атом станциясе төзү турында килеште


Русия президенты Владимир Путин һәм Һиндстан премьер-министры Нарендра Моли, 2014 елның 11 декабре
Русия президенты Владимир Путин һәм Һиндстан премьер-министры Нарендра Моли, 2014 елның 11 декабре

"Росатом" корпорациясе башлыгы Сергей Кириенко Һинстанда 20 ел эчендә 12 атом энергоблок, бу кимендә ике атом станциясе дигән сүз дип белдерде.

Бу хактагы килешүгә Русия президенты Владимир Путинның Һиндстанга сәфәре вакытында кул куелган. Юлга чыгар алдыннан Путин сәфәрнең максаты Һиндстан белән сәүдәне үстерү, хәрби-техник, ягулык, югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру булачак дигән иде.

Путин белән бергә Һиндстанга аннексияләнгән Кырымның башлыгы Сергей Аксенов та килде. Ул Мумбаида эшкуарлар белән очрашты.

Һиндстан көнбатышның Русиягә санкцияләрен хупламый. Русия президентының бу сәфәре гыйнвар аенда Һиндстанга киләчәк АКШ президенты Барак Обама белән булачак очрашуларга күләгә төшерергә мөмкин ди белгечләр.

Европа Берлеге бу көннәрдә Кырымга санкцияләрне тагын да кырыслату юлларын тикшерә. Алар арасында нефть һәм газ табу өчен технологияләр экспортын тыю һәм Кырымда Европага сәфәрләр оештыручы сәяхәт ширкәтләренең эшчәнлеген туктату кебек чикләүләр була ала.

Европа Берлеге Кырым аннексиясен танымый. Кырымнан Европага тауар чыгару, транспорт, телекоммуникация, энергетика, нефтегаз ширкәтләренә инвестицияләр тыела.

XS
SM
MD
LG