Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко һәм Эббот Русияне Украинадан гаскәрен чыгарырга чакырды


Австралия премьер-министры Тони Эббот (c), Украина президенты Петр Порошенко
Австралия премьер-министры Тони Эббот (c), Украина президенты Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко Австралиягә сәфәре вакытында, Русия хакимиятләренә мөрәҗәгать итеп, гаскәрләрне чыгарырга һәм ике арадагы чикне ябарга чакырды.

Әгәр Русия-Украина чиген япса, берничә атнадан илдә "тынычлык һәм тотрыклылык" урнашачак, диде президент. Бу хакта ул Австралия премьер-министры Тони Эббот белән матбугат очрашуында белдерде. "Украина үзенең бәйсезлеге һәм җир бөтенлеге өчен генә түгел, ә ирек, демократия һәм тынычлык өчен дә сугыша", диде Порошенко.

Киев һәм Көнбатыш илләр Мәскәүне Донбасстагы сепаратистларны хәрби яктан әзерләүдә һәм акча белән тәэмин итүдә, Русия хәрбиләрен Украинага җибәрүдә гаепли. Русия бу гаепләүләрне кире кага һәм бу низагта катнашы юк дип белдерә.

Австралия премьер-министры Тони Эббот шулай ук кан коюны туктатырга һәм Украинадан Русия гаскәрләрен чыгарырга чакырды. Эббот Русия сентябрь аендагы утны туктату килешүен үтәргә тиеш дип белдерде.

Порошенко белән булган очрашудан соң үткән матбугат очрашуында Эббот, Австралия Украинага уран һәм күмер китерә ала диде.

Порошенко тәкъдиме белән 9 декабрьдән Украина көнчыгышында утны туктату вакыты игълан ителде. Якын арада Минскида низагны җайлауга багышланган сөйләшүләрнең чираттагысы үтәргә тиеш.

XS
SM
MD
LG