Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:00

Башкортстан язучылар берлеге 80 еллыгын билгеләде


Башкортстанның Халык шагыйре исемен алган Факиһа Тугызбаева

Башкортстанның Халык шагыйре исемен алган Факиһа Тугызбаева

Башкортстан язучылар берлеге юбилеенда Татарстан, Чуашстан, Удмурт республикалары, Оренбур, Чиләбе өлкәләре язучылары оешмалары вәкилләре катнашты һәм котлау чыгышлары ясады.

10 декабрьдә Башкортстан дәүләт филармониясендә узган чара бер төркем язучыларга төрле исемнәр бирү, бүләкләү белән башланды. Шагыйрә Факиһа Тугызбаевага Башкортстанның Халык шагыйре исеме бирелде.

Төп чыгышны язучылар берлеге идарәсе рәисе, драматург Наил Гаетбай ясады. Аның чыгышы, башлыча, тарихны байкаудан гыйбарәт булды.

Наил Гаетбай

Наил Гаетбай

"Башкортстан язучыларының беренче корылтае 1934 елда узган. Анда 145 делегат катнашкан. Шуларның 70е – башкорт, 39ы – татар, 24е – урыс һәм калган милләт вәкилләре. Берлекнең беренче рәисе – Афзал Таһиров. 1937 елдагы репрессиядә 29 язучы кулга алынган һәм аларның күпчелеге атып үтерелгән. Ватан сугышына үзе теләп 60 язучы киткән. Шуларның 18е сугышта башын салган. Бүген язучылар берлегендә 249 әгъза исәптә тора. Уртача яшь алтмышка якын", дип сөйләде Гаетбай. Ул иң төп проблемнарның берсе дип әдәбиятка яшьләрне җәлеп итүне атады.

Чарада Татарстан, Чуашстан, Удмурт республикалары, Оренбур, Чиләбе өлкәләре язучылары оешмалары вәкилләре катнашты һәм котлау чыгышлары ясады.

Татарстан язучылары берлеге рәисе Рәфис Корбан сүзен чыгышлары белән Башкортстаннан булган, бүген Казанда яшәүче Рәдиф Гаташ, Галимҗан Гыйльманов, Ризван Хәмитләрнең сәламен тапшыру белән башлады. Роберт Миңнуллин сәламен үзе тапшырыр, дисә дә, ни сәбәпледер, аңа сүз бирелмәде. Рәфис Корбан татар-башкорт язучыларының уртак халыкка хезмәт итүен, соңгы еллардагы ике берлек арасындагы багланышлар турында сөйләде. Уртак халык төшенчәсенә аңлатма бирмәде.

Юбилей чарасы җыр-биюләр белән үрелеп алып барылды.

Илдус Фазлетдинов

Илдус Фазлетдинов

Язучылар берлегенең юбилее уңаеннан берничә татар язучысы фикерләре белән бүлеште. Филология фәннәре кандидаты, БДУ доценты, шагыйрь Илдус Фазлетдинов: "Башкортстан язучылар берлеге алдында бүген бихисап күп мәсьәләләр тора. Турысын гына әйткәндә, мин 80 еллыкны бәйрәм итәрлек сәбәпләр дә күрмим, чөнки дәүләт тарафыннан оешма эшчәнлеген финанслау юк дәрәҗәсендә. Башкортстан "Китап" нәшриятында китап чыгару елдан-ел авырлаша, чөнки бу максатка бюджеттан бүленгән акча кимегәннән-кими бара. Иҗади җыеннарда, хәтта берлекнең соңгы елларда узган корылтайларында да үзәккә әдәбият үсеше, иҗади мәсьәләләр түгел, ә финанс проблемнары куела. Һәм бу аңлашыла да, чөнки әдәбият үзен-үзе беркайчан да туендыра алмаячак. Язучылар, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләре кебек үк, дәүләт бюджетыннан финансланырга тиеш, чөнки әдәбият – ул җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген тәэмин итә.

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Бу проблемалар үзеннән-үзе барлыкка килмәде, билгеле. Искә алыгыз: 1990нчы еллардан башлап, рух илчесе булган каләм әһеленең җәмгыятьтәге абруе бермә-бер төште, мәктәпләрдә әдәбият дәресләре исем өчен, атнага бер сәгать кенә укытыла башлады, югары сыйныф програмнарыннан бөтенләй алып ташланды. Бу афәт хәтта рус әдәбиятына да кагылды, милли әдәбиятлар хакында сөйләп торасы да юк. Нинди юл белән булса да акча эшләүче эшкуарлар, җиде юл чатында торып, халыкны талаучы бандитлар заман героена әверелде, телевидение канкоешны пропагандалау коралына әйләнде. Нәтиҗәсе күз алдында: хәзер укучыларның мәктәпкә барып, укытучыны атып үтерү очраклары да бар. Әдәбиятны юкка чыгару җәмгыятьнең рухи бөлгенлегенә китерде.

Миңа калса, хакимият әдәбиятны үстерүдән курка кебек. Чөнки әдәби әсәр укыган кеше уйларга, акны-арадан аерырга өйрәнә. Ә уйланган, һәр нәрсәгә үз карашы булган кешеләр белән идарә итү авыр. Аны "ялкынлы" лозунг-шигарләр белән генә алдап булмый. Ул үз әйләнә-тирәлегенә, илдәге вакыйгаларга аек бәя бирә ала. Рәсми пропаганда йогынтысына җиңел генә бирелми. Ашау-эчүдән башка бер нәрсәне дә белмәгән сарык көтүен үзең теләгән якка бору күпкә җиңелрәк...

Алдагы ел хөкүмәт дәрәҗәсендә "Әдәбият елы" дип игълан ителде ителүен, ләкин мин ел ахырында ил, республика җитәкчелегеннән конкрет эшләр һәм шуларга хисап бирүләрен көтәм. Китап чыгару ничә процентка артты, дәүләт бу өлкәдә ниләр башкарды – барысы да төгәл саннар белән дәлилләнсен иде. "Мәгариф елы"нда мәктәпләр күпләп ябылган кебек, әдәбиятны да юкка чыгару елына әверелмәсен иде Әдәбият елы..." ди Илдус Фазлетдинов.

Лилия Сәгыйдуллина

Лилия Сәгыйдуллина

Педагогия фәннәре кандидаты, БДУ доценты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина: "Без татар әдәбиятын "Татарстан татар әдәбияты", ""Башкортстан татар әдәбияты" кебек төркемнәргә бүлеп карарга тиешбезме? Билгеле булуынча, фәнни әдәбиятта "төбәк әдәбияты", "региональ әдәбият" кебек төшенчәләр кулланышка кертелгән. Төбәк әдәбияты милли әдәбиятның бер өлеше, уртак милли культураның варианты рәвешендә күзаллана. Төбәк әдәбияты шушы төбәктә яшәп иҗат итүчеләрнең этник, тел, мәдәни үзтәңгәллекләренә омтылудан үсеп чыга, дип әйтә алабыз.

Башкортстандагы татар әдәбияты гомүмтатар әдәбиятының бер өлеше булса да, ул Казан тарафыннан танылып бармый. Теге яки бу күренешнең иҗтимагый әһәмиятен, аның үсеш дәрәҗәсен билгеләү күрсәткече – аның өйрәнелү дәрәҗәсе. Бу юнәлештә республикада шактый актив эш алып барылса да, кызганычка ки, әсәрләр һәм аларның авторлары – без, нигездә, үз казаныбызда кайнауга дучар халык: ачыш-табышларыбыз бар икән, алар үзебез өчен генә, гомүмтатар әдәби-мәдәни дөньясы өчен вакыйга булып китә алмый, җитешсезлеләребез әдәби процесс хакында җитди һәм системлы, даими сөйләшү-тикшеренүләр өчен этәргечкә әйләнми. Без Татарстан өчен – "terra incognitа" булып кала киләбез. Аерым авторларыбыз Татарстанга чыга ала икән, ул һәркемнең шәхси эше, ә әзерлекле, коллектив проект җимеше түгел.

Халык санын алулар саен ун елга бер Башкортстан татарларын искә төшерәләр. Татарстан язучылар берлеге узган җанисәптә туган тел, милләт хакындагы китаплар чыгарып таратты. Татарны саклау өчен ун елга бер түгел, ә даими хәстәрлек алып барылырга тиеш. Моның өчен Башкортстанда яшәүче татар язучыларын тану, әдәби процесска кертү, китапларын чыгару, исемнәр бирү дә кирәк. Чират торып премияләр, бүләкләр алучы Татарстан язучылары Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучылар да килеп кысылса, чират зураер дип куркалардыр, күрәсең", диде Лилия Сәгыйдуллина.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG