Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:16

Сарански мәктәбендә бишлегә генә укучы Ләйсән Баляева яшь җинаятьчеләр комиссиясендә хисапта тора. Әтисе ризасызлык белдереп Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

Сарански шәһәре мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ләйсән Баляева бу көннәрдә дәрестә утырасы урынга табиблар янына йөри. "Балам елаудан туктый алмый, башы авыртуына зарлана, депрессиягә бирелде", дип сөйләде аның әтисе Дамир Баляев.

Мордовия хакимиятләре быел мәктәпләргә яулык бәйләп йөрүне тыйды. 1 сентябрь көнне мәсьәләне куертмас өчен Азюркадан кала, башка яклардагы яулыклы кызлар мәктәпкә бармаска булган. Соңыннан яулыклы кызлар укыган мәктәп җитәкчеләре аларга 5 декабрьгә кадәр өйдән торып укырга киңәш иткән. Бу киңәшкә колак салган кайбер балалар 5 декабрьдән соң да кире мәктәпкә кайта алмаган.

Дин иреге Конституциядә язылган хокукларның берсе булуы сәбәпле Мордовия хакимиятләренең яулыклы кызларны мәктәпкә кертмәвен ата-аналар һәм адвокатлар канунсыз дип саный. Ләкин Мордовия Югары мәхкәмәсе бу карарны үз көчендә калдырды.

​Узган уку елларында бишлегә генә укып төрле бәйгеләрдә катнашкан Ләйсәннең рәсемен быел мактау тактасыннан алганнар, яңа, яулыксыз рәсем китерергә кушканнар. Кыз баланы балиг булмаган җинаятьчеләр теркәлгән комиссиягә хисапка куйганнар. Мәктәп җитәкчелеге Ләйсәнне дә өйдән торып укытуга күчерергә теләгән.

"Без Русия ватандашлары, башкалар белән бергә укырга, аралышырга, дус булырга телибез. Җәмгыятьтән изоляциядә булырга теләмибез", ди Ләйсәннең әтисе.

Яулыклы кызларга хәзер инде мәктәпләргә 13 гыйнварга кадәр килмәскә кушылган. Шушы соңгы берничә айда кызларга һәм аларның гаиләләренә басым арта, ди юрист Ирек Биккинин. Мәктәпкә йөрүне дәвам иткән кыз балалар белән көн саен укытучылар, мәктәп мөдирләре, прокуратура, яшь җинаятьчеләр комиссиясе вәкилләре, ниндидер иҗтимагый шуралар вәкилләре сөйләшә. Кемдер аларга "яхшылык теләп" яулыкларны салырга киңәш иткән, башкалары басым ясап куып чыгару белән янаган. Кайбер мәктәп мөдирләре ата-аналарга "мәктәпне бетерәсез бит, лицензиясез калабыз" дип ялварган.

Мәктәп мөдирләренең күбесе бу фәрманның район һәм республика мәгариф түрәләреннән төшүен әйтә.

"Мордовия җирендә совет чорында сәяси тоткыннар утырган Дубравлаг дигән исем белән билгеле төрмәләр булган. Республикадагы вазгыятькә шул да тәэсир итә торгандыр. Бүгенге көндә дә биредә егермеләп төрмә бар. Бу төрмәләрдә элек һәм хәзер эшләүчеләр, аларның балалары, оныклары яши монда. Биредә гомердә дә башка төрле фикер, оппозициядәге мәгълүмат чарасының булганы юк. Мондагы халыкның беркайчан да "Эхо Москвы" тапшыруларын ишеткәне юк, "Новая газета" сатылганын күргәннәре юк", диде юрист Ирек Биккинин.

Ләйсәннең әтисе Дамир Баляев һәм башка ата-аналар Русия Югары мәхкәмәсе карарын көтә.

Узган ел Мордовиянең Большая Елховка авылы урта мәктәбендә беренче уку көнендәге бәйрәм җыелышында унлап яулыклы кызны артка этеп чыгарганнар. Шулар арасында Мордовия мөфтиенең урынбасары Мөхәммәт хәзрәт Бәдретдинов кызы Айшә дә булган. Мөхәммәт хәзрәт әлеге хәлләрнең кайберләрен видеога төшерә алган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG