Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Әбдрәзәков яңа Халыкара музыка академиясенең сәнгать җитәкчесе булачак


Елена Образцова белән Илдар Әбдрәзәков
Елена Образцова белән Илдар Әбдрәзәков

Чыгышы белән Башкортстаннан булган дөньяның иң мәшһүр опера театрларында чыгыш ясаган җырчы Илдар Әбдрәзәков 2015 елда Петербурда ачылачак Елена Образцова исемендәге яңа Халыкара музыка академиясенең сәнгать җитәкчесе булачак. Әбдрәзәковка бу тәкъдимне танылган меццо-сопрано үзе ясаган. Образцова белән Әбдрәзәков 1999 елда Петербурда узган аның исемендәге бәйгедә гран-при яулаганда танышкан иде.

Академия 2015 уку елында укучылар өчен беренче тапкыр ачылачак. Вокал студентларының дөньякүләм танылган опера йолдызларыннан дәрес алу мөмкинлеге булачагы вәгъдә ителә. Берничә ай элек академиядә укыту турында Мирелла Френи, Рената Скотто, Монсеррат Кабалье, Хуан Понс кебек опера осталары белән килешенгән дип хәбәр ителде.

Илдар Әбдрәзәковка 38 яшь. 25 яшеннән башлап ул Миланның Ла Скала, Нью Йоркның Метрополитан, Вена һәм Мүнһен операларында җырлый.

XS
SM
MD
LG