Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов "офшор"дан кайтачак акчаларны Татарстанга кертергә чакырды


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләрдән кайтачак акчаларны Татарстанга кертергә чакырды. "Әгәр акчаларын Русиягә кайтарырга теләүчеләр булса, Татарстан инвестпроектлар тәкъдим итәргә һәм кергән акчаларының иминлеген булдырырга әзер", диде Миңнеханов. Бу хакта ул Татарстанның финанс министрлыгы, салым сәясәте һәм казначейства идарәләренең уртак коллегиясендә белдерде.

Русия президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасында чит илдәге акчалар кайтарылса алар ярлыканачак дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG