Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:06

Мин белгән "Алгарыш"лар Татарстанга кайтканнан соң эш табу зур проблем дип белдерә.

"Алгарыш"ларның чит илдә калуы – халыкка төкерү" дигән язманы укыгач, минем дә бу мәсьәлә турында, мөмкин булганча объективлык кысаларында калып, фикеремне белдерәсем килде. Ләкин үзем инде күпмедер ел Германиядә яшәгәнгә күрә, минем күзәтүләрем дә, күбесенчә, "Алгарыш" програмы буенча бу илгә килгән студентлар белән чикләнер.

Соңгы 8 елда "Алгарыш" белән 3 меңнән артык кеше грант алган. Һәрберсенә, кимендә 600 мең сум акча аерылган дип кенә исәпләсәк тә, бу стипендияләр зур акчаларны тәшкил итә. Халык кесәсеннән чыккан бу грантларның ничек кулланылганы, әлбәттә, күпләрне борчый. Тик бу "Алгарыш" студентларының кире кайтмау яисә кайтырга теләмәү мәсьәләсе чынлап та халыкка төкерү дип бәяләнә аламы? Минемчә, болай уйлап, без күп төрле мөһим факторларны күздән төшереп калдырабыз.

Наилә Әбсәләмова

Наилә Әбсәләмова

Тирәнрәк казып карыйк. Германиягә укырга килер өчен, һәрбер студент, иң әүвәл, билгеле процедуралар үтәргә тиеш. Документлар җыю, интервьюга керү, бәйге аша узу, виза алу – болар бөтенесе дә күпмедер стресска китерә торган мәшәкатьләр. Ягъни чит илгә укырга китүчеләр башта ук батыр, тырыш, максатчан һәм дөньяга ачык караган шәхесләр булырга тиеш. Җиңүчеләргә грантның яртысын Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы түләсә, калган яртысын – 14 000 € чамасын, – Deutscher Akademischer Austausch Dienst (DAAD) оешмасы үз өстенә ала һәм бу акчаның кире кайтарылуын да таләп итми. Дөньякүләм танылган һәм абруйлы оешма булганлыктан, мин шәхсән, DAAD хезмәткәрләренең студентлар арасыннан иң лаекларын гына гадел рәвештә сайлауларына ышанам.

Бәйге аша узу – беренче авырлык булса, чит илдә югары белем алу үзе дә нервларны какшатмыйча калдырмый. Германия университетлары югары сыйфатлы булулары белән мәшһүр. Әйтик, Русиядә белем бирү еш кына яттан өйрәнүгә нигезләнгән булса, Алманиядә инде мәктәптә үк аналитик фикерләүгә зур әһәмият бирелә. Татарстаннан яңа гына килгән студент өчен бу хәл авырлык та тудыра, чөнки баш миенең башка рәвештә эшли башлавы, күнегүе өчен, башта күпмедер вакыт үтәргә тиеш.

Германия югары уку йортларында белем алу – үз-үзеңне тәртипкә ияләндерү, дәресләреңне үзең планлаштырып, нәтиҗәләрнең җаваплылыгын тулысынча үз өстеңә алу дигән сүз дә. Чөнки сине анда контроль итүче юк – барысы да үзеңә калган. Шушы авырлыкларны чишү, читтән килгән студент өчен эзсез калмый – ул шәхси һәм профессиональ яктан үсеш кичерә, үзенең көчен сизә башлый. Төрле илләрдән килгән дуслар белән аралашу исә фикерләүне глобальләштерә һәм бу студентта дөньяның чиксез мөмкинлекләрен куллану теләген барлыкка китерә. Тик нәкъ менә бу дәрәҗәгә җиткәч кенә стипендиатлык вакыты да тәмамлана.

Бу кеше алдында яңа проблема пәйда була – киләчәкне сайлау. Үлчәүнең бер ягында киң профессиональ мөмкинлекләр, ышанычлылык, комфорт булса, икенчесендә – Татарстанга кайтып, чагыштырмача түбән хезмәт хакы алып, иң кимендә 3 еллык эш. Бер яктан, бу кеше Татарстан хөкүмәтенә бурычлы булганын аңлый, гаиләсе дә кайтуын тели кебек, туган як та сагындыра, ә икенче яктан, аның үзен әле тагын сынап карыйсы килә, үз өлкәсендә соңгы технологияләрне кулланасы, дөньякүләм танылган профессорлар белән эшлисе килә. Шулай күпмедер талпынганнан соң, минем шәхси статистикам буенча, "Алгарыш" белән килүчеләрнең күбесе, барыбер, кире Татарстанга кайтып китә һәм озак кына эзләнүләрдән соң, белгечлегенә бәйле булмаса да, берәр эшкә кереп урнаша.

Европада калырга карар кылган һәм акча бурычын хөкемәткә кире түләгән кешеләр дә юк түгел. Татарстанга кире кайтып, эш тапмыйча чит илгә кире китүчеләр дә бар диләр. Әллә алармы икән "халыкка төкерүче"? Яисә, чит илдә алган белемне куллана алмагач, хөкемәткә төкерәләр микән алар? Бәлки бу татарга хас булган прагматизм гынадыр?

Миңа таныш булган "Алгарыш"ларның бөтенесе дә Татарстанга кире әйләнеп кайтканнан соң эш табу зур проблем икәнлеген белдерә, фән эшчәнлеге өчен дә җитәрлек уңайлы шартлар булмавын әйтә. Соңгысы белән мин үзем дә килешәм. Биология, медицина, химия өлкәләрендә берәр фәнни хезмәт язганда, билгеле, йөзләгән публикацияләр укырга туры килә. Алар арасында бик сирәк кенә Мәскәү һәм Петербур шәһәрләрендә язылганнары очрый, Казанда чыгарылганнары минем күзгә, кызганыч, бүгенге көнгә кадәр бер дә чалынмады. Ягъни Татарстанда әле бу өлкәдә җитешсезлек бар һәм профессиональ яктан җитди үсеш анда мөмкин түгел дигән сүз бит бу. Шуңа күрә, берәр шәхес "Алгарыш" белән Европага китеп, иң алдынгы лабораторияләрдә эшләгәннән соң, Татарстанга кире кайту турында икеләнә икән, мин аның сәбәпләрен бик яхшы аңлый алам.

Кайтмау турында уйланганда, кайсылары турыдан-туры эшне түгел, ә Русиядәге сәяси вазгыятьне күз алдында тота, болай дәвам итсә, киләчәкне ул илдә корырга мәгънә бармы дигән сорау туа диләр.

Гомумән алганда, мондый "Алгарыш" кебек проектлардан кешелек факторын сызып атып, 100% теләгән нәтиҗә көтеп булмый, минемчә. Шуның өчен берәүләр чит илдә дипломнар алып, үзгәреп, үсеп, Татарстанга кире кайтып ниндидер эшчәнлек алып бару юлын таба икән, алар җәмгыятьтә уңай үзгәрешләргә сәбәп була алырлар һәм "Алгарыш" та шулай йөкләмәсен үтәр кебек тоела миңа.

Наилә Әбсәләмова,
Германия, Фрайбург университеты

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG