Accessibility links

Кайнар хәбәр

Певат Зети: "Алиме Абденнанова урыс булса, инде ике мәртәбә каһарман булыр иде"


Певат Зети Алиме Абденнанова һәйкәле турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:43 0:00

13 декабрьдә Керич янында фашистларга каршы батырлыклар кылган һәм алар тарафыннан җәзалап үтерелгән кырымтатар кызы Алиме Абденнанова истәлегенә яңартылган һәйкәл ачыла.

13 декабрьдә Керич янындагы Ленинское (кырымтатар исеме – Дүрт кул) авылында кырымтатар кызы Алиме Абденнанова (кушаматы Аня) – Икенче дөнья сугышы елларында Приморская армиясенең Кырымдагы резиденты, күзәтчесе (разведчик) истәлегенә яңартылган һәйкәл ачыла. Һәйкәлне яңарту өчен кырымтатар жәмәгатьчелеге Кырым буенча чара оештырып 2013-2014 еллар дәвамында акча җыйган иде. Бу эшнең башында Рустем Каджаметов, язучы һәм журналист Певат Зети, кырымтатар милли хәрәкәте активисты Садык Берберов торды.

Певат Зети кырымтатарлар Кырымга әле күпләп кайта алмаган чорда Алиме Абденнановага һәйкәл кую инициативасы, ул чактагы Кырым хакимиятләренең аңа каршылык күрсәткәннәре хакында Азатлык радиосына сөйләде.

– Алиме Абденнанова кырымтатар халкының горурлыгы. Аның сугыш елларындагы гамәлләре халкыбызга билгеле булды. Алиме Абденнанова урыс кызы булса, ул инде бер генә түгел, ике тапкыр Советлар берлеге каһараманы булыр иде. Ул Кырымда нациларның барган бөтен эшелоннары, хәрби төркемнәрнең урнашуы, күпме техникасы булганын бөтен мәгълүматларны зур җиргә рация аша белдереп торды. Бу хакта китапларда, газетларда язылды. Вакыт узгач Кырымда Алимене Инна (Стася) Гуляченко сатканы Краснодарда сатлыкларны хөкем иткән мәхкәмә вакытында (1970-нче елларда) билгеле була. Бу мәхкәмә барышында Аня исеме яңгырый. Шул мәхкәмәдә Аняның эшләгән каһарманлыклары да ачыклана башлый. Моннан соң бу мәсьәләне Мәскәүдә яшәүче кырымтатар подполковник Сулейман Асанов өйрәнә башлый. Алиме белән бәйле бөтен нәрсәне ул безгә күрсәтте. Ул вакытта Мәскәүдә бер китап чыкты. Анда Керич ярымутравында Алименең, Джеватларның, Меннанларның бөтен каһраманлыклары турында язылды.

– Стася Гуляченко турында әйттегез. Ул саткатмы?

– Ул Алименең радисты иде. Ул Алимене сатканнан соң, хәтта бер алман офицеры белән Алименең әбиенә килеп Алименең әйберләрен, киемнәрен алып, Алиме исән дип өйдән алып китә. Краснодарда узган мәхкәмәдән соң бер төркем кырымтатарлар Краснодардан Кырымга, Алименең туган авылы Джермай Кашыкка килеп аның рухына дога кылалар. Бу чара вакытында аның истәләгәнә һәйкәл торгызу нияте туа.

– Һәйкәл куелдымы?

– 70 елларның башында Судак районы Коз (Солнечная долина) авылыннан укытучы, сугыш елларында капитан булган Куртумер әфәнде юлбашчылыгында акча жыелды, калын тимердән һәйкәл ясалды.

– Кырым хакимияте аны куярга риза булдымы?

– Юк, риза булмады. Хакимияттән куркып, аны алып барып куймадылар, куйсагыз, утыртабыз, алай эшлибез, болай эшлибез диделәр аларга. Шулай итеп, беренче һәйкәл куелмый калды.

– Ләкин бу эш туктамады бит...

– Икенче һәйкәлне ясау инициативасы милли хәрәкәт ветераннары, алар әле исән, Сейдамет Мамутовтан (Карасубазарда яши), Решат Османовтан (Судакта яши) чыкты. Бу һәйкәлне дә куярга хакимият каршылык белдәргән иде.

– Ничек итеп каршылык күрсәттәләр?

– 8 майда, (1988 елда) кич Ленин районында яшәгән Бекир Куртосмановны район хакимиятенә чакыртып "Һәйкәлне куймаячаксыз", дип кисәтәләр. Ләкин Бекир Куртосманов өстәлгә йодрык белән орып: "Вы хотите или не хотите, памятник поставим!", дип чыгып китә. Шулай итеп 1988 елның 8 маенда төнлә машиналарның утларын кабызып һәйкәл яшерен рәвештә куелды. Мин 9 майда иртән инде анда идем. Һәйкәл тора, чәчәкләр, агачлар утыртылган. Районның беренче сәркәтибе дә килеп бөтен нәрсәне үз кулына алды, машиналар, аппаратура китерелде. Чара бер митингга әвәрелде. Безнекеләргә сүз тик ахырда профессор Рефик Музаффаровка бирелде.

– Хәзер инде нинди һәйкәл куела?

– Ул елларда куелган һәйкәл инде искерде, без халыктан акча җыеп, аны төзекләндереп яңарттык.

– Хәзер Мәскәүдә Алиме Абденнанова хакында китап чыкты. Аңа, имеш, Русия каһарманы исеме бирелде дигән мәгълүмат та булган иде. Бу хакта хәбәрегез бармы?

– Мин укыдым бу хакта. Мотлак, дөрестер.

– Әммә бу хакта фәрман бармы?

– Юк, мин аны күрмәдем, Рустем Каджаметов да укымаган. Һәрхәлдә, 13 декабрьдә шул ук урында, яңартылган һәйкәлне ачачакбыз. Ул урынны хәзер Ленинское авылы дип исемләгәннәр, ләкин аның чын, иске кырымтатар исеме – Дүрт кул. Алиме үзе Джермай Кашык авылында туган, ләкин без һәйкәл юлга якын булсын дип аны шул урынга куйдык.

* * * *

19 яшьлек Алиме 1943 елда кулга алынып, фашистлар тарафыннан кыйналып, коточкыч җәберләнеп 1944 елның 5 апрелендә Иске Кырымдагы гестапо бүлегендә атып үтерелә. Сугыш елларында ул Кырымда нациларның хәрби мәгълүматларын җыеп совет хәрбиләренә рация аша җибәреп торган. Кайбер рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, аны "саткан" кешенең исеме – Стася Гуляченко булган, аның сугыштан соң да исән-сау күп еллар яшәгәне мәгълүм. ("Труд" газеты, 10 март, 1959 ел).

Каһарманлыгы өчен Алиме Абденнанова үлеменнән соң Кызыл Байрак ордены белән тәкъдирләнгән иде, ләкин кырымтатарлар сөргенгә җибәрелгәч, аның исеме тыелды. Кырымга кайта башлаган кырымтатарлар 1988 елда Алиме истәлегенә Кырымның Ленин районында бер тыйнак һәйкәл дә куйган иделәр.

XS
SM
MD
LG