Accessibility links

Кайнар хәбәр

2015 елда каешларны ныграк кысарга туры киләчәк


Татарстан финанс оешмаларының республика бюджеты мәсьәләренә багышланган утырышында Татарстан һәм Русия финанс министрлары 2015 елда бюджет акчаларының кимиячәген белдерде.

Татарстан финанс оешмаларының республикада быелгы бюджет үтәлеше турындагы җыенында финанс министры Радик Гайзтуллин бюджетка салым акчалары килүнең кимүен белдерде. Бу хәлләрнең 2015 ел бюджетына да тәэсир итәчәген әйтеп министр киләсе елда каешларны тагын да ныграк кысарга кирәк булачагын аңлатты.

Радик Гайзатуллин
Радик Гайзатуллин

Гайзатуллин әйтүенчә, 2014 елда Татарстанда керем салымы 54,6 миллиард сум җыелса, киләсе елда икътисад үсешенең кимүе һәм зыянга эшләүче ширкәтләр арту сәбәпле 50,1 миллиард сум гына җыелыр дип көтелә.

Кризисның тагын бер чагылышы буларак министр оешмалардан милек салымы җыюның артмый башлавын атады. Нефть продуктлары сатудан юл фондына көтелгән кадәр салым акчалары килмәгән. Шулай ук быел хезмәт хакларыннан салым җыю да артмаган.

Бюджетта акча кимү белән республика хөкүмәте чыгымнарын да киметергә мәҗбүр булачак.

Әлеге утырышта катнашкан Русия финанс министры Антон Силуанов дөнья базарында нефть бәясенең төшә баруы күп нефть чыгаручы республика булган Тататарстанга да нык тәэсир итәчәген белдерде.

Антон Силуанов
Антон Силуанов

"2014 ел кыенлык елы булачак. Без һәм Русия төбәкләре моны үз җилкәбездә сизәчәкбез, чөнки керемнәрнең зур өлеше нефть һәм газ акчалары. Без чыннан да бюджетка башка саннар язган идек. Без аны никек гамәлгә ашыру, нәрсәнең беренче чиратта булачагын, нәрсәне соңрак вакытка кичектерү, нинди үзгәрешләр кертү турында уйлаячакбыз. Без киләсе елда икътисад 1,2 процентка үсәр дип көткән идек, әммма хәзер инде нефтьнең мичкәсе 62 доллар тора. Әгәр дә нефть бәясе 60 доллар булса, икътисад үсеше минуста булачак", диде Силуанов.

Ул рубльнең кыйммәте соңгы арада бик нык төшүне Русия экспортының 70 процентын энергия чыганаклары тәшкил итүе, нефть бәяләренең төшү белән Русия акчасына да тәэсир итә, дип аңлатты.

Русия министры әйтеүнчә, хакимият моңарчы читтән сатып алынган тауарларны алыштырачак җитештерүчеләргә һәм экспорт җитештерүчеләренә үзәргә ярдәм итәчәк.

XS
SM
MD
LG