Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:40

Татар авылларындагы кибетчеләр, бәяләр нык арту сәбәпле, халыкның кәефе төшкәнлекне белдерә. Русиянең Украинадагы сәясәтен сүгүчеләр дә бар.

Татарстанның Теләче районы Алан авылындагы "Зөфәр" кибетендә эшләүче Алсу Фәизова сүзләренчә, 1 декабрьдән бәяләр кискен күтәрелү сәбәпле авыл халкының кәефе нык төшкән.

"Ипигә дә бәя арткач, инде кешенең ничек кәефе булсын ди?! Элек безгә "Сельский" дип атала торган ипине 22 сумга китерә иделәр, хәзер ул 24 сум булды. Ак ипи һәм батоннар да күтәрелде. Көрпәле ипиләр, мәк сибелгән кабартмалар исә 30 процентка артты. Әле бу юлы онның бәясе дә күтәрелеп килде. Хәзер ул 30 сум тора, элек ул 23 сум иде. Безнең кибет караган ширкәт ипиләрне һәм тәм-томнарны үзе пешерә. Онга һәм ипи пешерү өчен кирәк булган башка чималга бәя күтәрелгәнгә хуҗаларыбыз пешерүдән баш тартырга да җыена, чөнки керем алып булмаячак диләр. Ипиләр кисәк күтәрелгәч, сату да кимеп алды. Шикәр комы да нык күтәрелде. Хәзер килосы 45 сум тора, элек 36 сум иде", ди Фәизова.

"Зөфәр" кибетенә 11 декабрь көнне карабодай китергәннәр. Килосы 70 сум тора. Бу кибеткә караган ширкәт хуҗалары киләчәктә китереләчәк карабодайның түбәнрәк бәядән булачагын вәгъдә иткән.

Кибетче сүзләренчә, аракыга бәя артмаган. Соңгы вакытларда авыл халкы хәмерле эчемлекләрне әзрәк ала башлаган булган. Моңа элегрәк ике тапкыр бәя күтәрелү һәм күпләрнең аек тормыш итүе дә сәбәп булган. Бу хәл район җитәкчелегенең күңеленә хуш килмәгән.

Бер яктан, халык эчмәсен дип сөйләнәләр, икенче яктан, ник аракы сатылмый дип шелтәлиләр

Аракы сату ник кими, ник план үтәлми дигән темага киңәшмә дә үткәргәннәр. Кибетчеләр ялган аракы сатып ятмый микән дип, килеп кибет киштәләрен дә фотога төшереп йөргәннәр. Сатучы җитәкчеләрнең бу гамәлләренә аптырый. "Бер яктан, халык эчмәсен дип сөйләнәләр, икенче яктан, ник аракы сатылмый дип шелтәлиләр", ди Фәизова.

Аның сүзләренчә, бензин бәясе үсү дә халыкның ачуын нык чыгарган. Кибеткә кергәннәрнең күпчелеге Русиянең Украинадагы сәясәтен ныграк сүгә башлаган.

"Халык безгә бәя арттыра-арттыра Украинадагыларны тукландыралар дип зарлана. "Тегендә шундый мәхшәр бара, ә бөтен кыенлыклар безнең өскә төшә", дип әйтәләр", ди Фәизова.

Бәя арта, хезмәт хаклары шул килеш кала

Сарманда яшәүче Розалия Галиеваларның үз кибетләре бар. Бу кәсептә алар ун ел тирәсе. Бәяләр күтәрелгәч, авыл халкының кәефе төшүен ул да әйтә. Кайберәүләр кибет хуҗаларын "Сезгә акча җитми инде", дип сүгеп чыгып китә икән. "Күпләп сатучылар бәя арттыргач, безнең кибеттә дә арта инде, бәя сәясәте бездән тормый шул", ди Розалия ханым. Аның сүзләренчә, Сарманда 1 декабрьдән он һәм шикәр бәяләре нык күтәрелгән.

"Шикәр комының капчыгы 500 сумга артты. Элек 50 килолы капчык 1500 сум тирәсе иде, хәзер ике меңгә күтәрелде. Бер капчык он да 200 сумга артты. Ипи бәясе дә күтәрелде. 17 сум 80 тиенлек ипиләр төп-төгәл ике сумга артты. Бәяләр кискен арта башлагач, пенсиядәге акчалырак әбиләр үзләренә һәм балаларына капчык-капчык он һәм шикәр алып куя башлады", ди Галиева. Аның сүзләренчә, Сарманда пенсиядәгеләрнең генә җыелган акчалары бар. Бәя артуын, ә хезмәт хакларының шул килеш калуын әйтә ул. "Иң күп акча алучыларның хезмәт хакы 15 мең сум", ди кибетче.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG