Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда урыс мәктәпләрендә укучы балалар да татарча белә


Татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина Наил Исхаковка диплом тапшыра
Татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина Наил Исхаковка диплом тапшыра

Самар өлкәсенең урыс мәктәпләрендә укучы балалар арасында татар теле олимпиадасында Самарның үзеннән, Тольятти, Сызран шәһәрләреннән күпләп катнаштылар.

Самарның "Яктылык" мәктәбендә өлкәнең урыс мәктәпләрендә укучы балалар арасында татар теленнән олимпиада уздырылды. Самарның үзеннән, Тольятти, Сызран шәһәрләреннән күпләп килгәннәр иде.

Бәйге берничә өлештән торды. Язма эш БДИга охшатып эшләнгән иде. Аннары һәр бала үзе теләгән шигырьне сөйләде. Монда инде укучының сәнгати осталыгы да күз алдында торды. Өченчесе – залдагы халык алдында бирелгән сорауларга татарча җавап тоту булды. Әйтергә кирәк, монысы иң авыры, чөнки монда уйлап торырга вакыт юк.

Һәр юнәлештә баллар куелып барды. Әлбәттә, номинацияләр күп иде.

Иң кечкенә бала Самардан Самат Мәхмүтов булды, Гаиләдә әти-әнисе тик татар телендә генә аралашалар. Бәйгедә катнашкан ике балалары да, тик мактауга гына лаек булды.

Самардан Алсу исемле кыз да тик соклану хисләре генә уятты. Язма эше дә яхшы, Габдулла Тукайның озын гына шигырен бәгырьләргә үтәрлек итеп укыды. Алып баручы: "Алсу, хәзер бит яшьләр инглизчә, французча җырлап йөриләр, ә сүзләрен аңламыйлар. Ә син сөйләгән шигыреңне аңлыйсыңмы?" дигәч, ул шигырьнең эчтәлеген урысча сөйләп бирде.

Кайбер балалар шигырь белән берлектә әле җырлар да әзерләп килгәннәр.

Дөрес, җырлар өчен баллар куелмады. Дәрәҗәле урыннарны алганнарга зур бүләкләр бирелсә, бәйгегә килгән һәр баланың кулына берәр букча бүләк тоттырдылар.

11нче сыйныфлар арасында Тольяттидан килгән Наил Исхаковка тиңнәр булмады. Озын буйлы сөйкемле егет язма эштә дә иң зур балны җыйган, шигырьне дә оста итеп, аһәңле сөйләде. Җырлап та күрсәтте. Алып баручы аңа дистәләгән сорау бирде һәм ул аларны аңлап, төпле җаваплар да кайтарды.

Олимпиадада катнашкан балалар үзләренең татарлыклары белән горурланалар. Араларында намазга басучылары да бар. Мәктәп мөдире Радик Газизов быелгы бәйгедән бик канәгать булуын белдерде.Залдагы ата-аналар балаларның шигъри чыгышларын йотлыгып тыңладылар.

Барлык балалар да шундый шигъри юллар тапканнар ки, кызыл сызык булып бер идея ята: "Без барыбыз да татарлар".

XS
SM
MD
LG