Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:47

Акчага туймаган түрәләр каһарманлыкка, югары кыйммәтләргә өйрәтә


Русия пропагандасының атасы Дмитрий Киселев Казан сәфәре барышында читтәге акчаларны Русиягә кайтарырга өндәде, югары кыйммәтләр һәм ата-бабалар каһарманлыгы турында сөйләде.

Бу атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия сегодня" агентлыгы башлыгы Дмитрий Киселевка офшорлардагы акчаларны республикага юнәлтергә теләүчеләр белән шәхсән үзе очрашачагын әйтте. Аның бу сүзләрен 10 декабрьдә Казанга килгән Дмитрий Киселев, "наполеонча, кыю адым", дип атады. Татарстандагы сәясәт, тарих белгечләре Киселевның республика башкаласына сәфәрен Мәскәү сәясәтен ныгытуның бер адымы дип бәяли.

Дмитрий Киселевның 10 декабрьдә Казанда булып китүенә берничә көн үтсә дә, "Татмедиа" агентлыгында аны көткән рәсми журналистлар өчен ул ике сәгатьтән артык соңарып килүе белән истә калды. Хәер, дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләүче хәбәрчеләр аны көнозын көтәрләр иде. Чөнки "Россия сегодня" агентлыгы башлыгы Дмитрий Киселев ул көнне төшкә кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, җирле журналистлар белдергәнчә, "сенсацияле хәбәр" җиткерде.

"Татарстан президенты үзе шәхсән офшордагы акчаларын туган илгә юнәлтергә теләүчеләр белән очрашачагын, акчаларының иминлеген булдырырга әзер булуын әйтте. Шул рәвешле ул Русия президенты юлламасына теләктәшлек һәм гарантия вәгъдә итте", диде Киселев. Аның фикеренчә, хәзер чит илдәге акчаларын Русиягә кайтарырга теләүчеләр, салым, таможня, ФСБга түгел, ә туры республика президентына шалтырата ала.

Дмитрий Киселев Рөстәм Миңнехановның бу сүзләрен: "Грандиоз башлангыч, бу хәрәкәткә Русиянең барлык төбәкләре кушыла ала. Беренче башлап йөрүчеләргә барсы да булачак, алар күпкә отачак, Татарстанга кайткан акчаларга инвестицион проектлар тәкъдим ителеп, алардан җирле бюджетка салым түләнәчәк. Бу минемчә, наполеонча, кыю адым”, дип җиткерде.

Рәсми журналистлар ул көнне "Татар-информ" агентлыгына килгән Мәскәү кунагына алдан әзерләнгән сораулар бирде. Шуларның берсе: "Әлеге шартларда Яңа ел бәйрәме нинди булыр, безгә алдагы елларда нәрсә көтәргә?" дип яңгырады.

"Ата-бабаларыбыз кебек безгә дә геройлык күрсәтергә вакыт җиткәндер, замана сынауларына тиешле җавабыбызны бирергә тиешбез. Журналистикада да батырлыкка урын бар. Ул бик гади, үз язмышыңны ил язмышыннан аермау. Илеңә, халкыңа булышырга кирәк, бигрәк тә безне караган өлкән буынга.

Акчадан да югарырак кыйммәтләр бар. Бу сүзләр кризиста, авыр хәлдә булган барлык бөек держава лидерлары мөрәҗәгатьләрендә әйтелде. 1933 елда Америкада хакимиятькә килгәндә Рузвельт нәкъ менә шул нигезгә таянып үз сәясәтен корды. Черчилль дә 1940 елда Германия белән сугышып, авыр хәлдә булганда шул хакта сөйли. Де Голль дә 1944 елның августында Париж азат ителгәч, әле Франциянең хәзерге хәле, без теләгән ноктадан бик ерак тора, ди. Әйткәнемчә, акчадан да кыйммәтрәк әйберләр бар. Ул – бер-беребезгә мәхәббәт, үз туган илеңне ярату. Минемчә, бу кыйммәтләр якын киләчәктә безнең тормышыбызның мәгънәсенә әйләнер. Әлбәттә, без фәрештә түгел. Хезмәт итәргә, эшләргә, гаиләләребезне туендырырга кирәк. Уйлавымча, киләсе елларда кешелеклелек, игелеклелек сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге күбрәк булачак", диде Киселев.

"Чит илнең мәгълүмати басымы белән ничек көрәшәсез?" дигән сорауга да үзенә хас стиль белән аңлатма бирде.

"9 декабрьдә – юбилебызда НАТОның Русия пропагандасына каршы махсус үзәк ачуы безнең өчен зур бүләк булды. Мин еш кына илебезнең тышкы эшләр министрлыгының җәйге белдерүен искә алам. Анда шундый әйбәт юллар бар: Америка сәясәте ялганга корылган. Менә шул ялганнар безнең эшне җиңеләйтә дә инде", диде "Россия сегодня" агентлыгы башлыгы Дмитрий Киселев.

Аның Казанда президент Рөстәм Миңнеханов, "Татмедиа" башлыгы Ирек Миңнәхмәтов, "Татар-инфом" җитәкчесе Леонид Толчинский белән рәсми очрашулары булды.

Мәскәү кунагының әлеге сәфәреннән соң Казандагы ирекле журналистларда, сәясәтчеләрдә берсе артыннан берсе сорау-фикерләр туды.

"Киселев Татарстанны Русиягә һәм чит илләргә танытса, бу хезмәт республика өчен күпмегә төшәчәк? Нигә ул, дөньяда шундый каты "пропаганда сугышы" барганда бар эшен ташлап Татарстанга килгән? Сәфәренең төп максаты офшор акчаларны кайтарырга чакыруны пропагандалау гынамы?" һәм башкалар һәм башкалар...

Рәдиф Кашапов

Рәдиф Кашапов

"Мин, мәсьәлән, Казанга Евгений Киселев килсә, күбрәк шатланыр идем. Уйлавымча, Дмитрий әфәндене без дәүләт пропагандасы рупоры итеп кенә кабул итәбез. Ул бит әле Русия дәүләт телерадиокомпаниясенең башлыгы урынбасары да, иң мөһиме – бу сәфәре Татарстан җирлегендә тагын бер федераль матбугат барлыкка килүгә китермәсен", диде журналист Рәдиф Кашапов.

Билгеле блогер Тимур Тимуршин Дмитрий Киселевның ниндидер тренд тудыручы яки шомарган сәясмән була алуына шикләнеп карый.

Тимур Тимуршин

Тимур Тимуршин

"Мөгаен, Татарстан, гадәттәгечә, сынау төбәге буларак сайланып, хакимиятнең ил тормышындагы тискәре күренешләрнең берсе – бизнесның офшор юлларга китүенә каршы көрәшен матур итеп күрсәтәчәк. Шәхсән мин моны амнистия – урлаганны легальләштерү дип кабул итәм. Бу очракта да Татарстан уңышлары белән мактана ала. Дөрес, кемне корбан итеп алырлар, һәрхәлдә намзәтләр җитәрлек. Ничек кенә булмасын, Киселев – медиа киңлектә билгеле зат, болай гына ул берни эшләмиячәк. Барсын да уйлагандыр. Әгәр андый тренд Татарстанда күренгән икән, аның планнарының ничек тормыш ашырылуын кызыксынып күзәтәсе генә кала", ди Тимуршин.

Сәясәтче Руслан Айсин исә Мәскәү кунагы ике куянны бергә тотарга тырыша дип уйлый.

Руслан Айсин

Руслан Айсин

"Миңа калса, ул Русиянең төп пропагандисты буларак Татарстаннан ярдәм сорый, бигрәк тә Кырым буенча республиканың гомум агымга ныграк кушылуын тели. Чынлыкта ул пропаганда, кризис сәбәпле, түбән дәрәҗәдә. Татарстан киләчәктә үзен ничек тотар икән дип сепаратизмнан да куркалар. Монда Киселевның Мәскәү кирмәне мәнфәгатьләрен үтәү белән берлектә үзенеке дә кушылырга мөмкин. Мәсәлән, Тина Канделаки кебек республиканы читтә танытабыз дип рекламадан акча эшләү", ди Айсин.

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов Киселевның сәфәренә кагылышлы фикерләрен үткән вакыйгаларга, тарихка бәйләргә тырыша.

Айрат Фәйзрахманов

Айрат Фәйзрахманов

"Татарстан – Русия үзәге һәм хәзерге тыныч булмаган шартларда аның терәге. Республика халкы фикеренә, аның үзен ничек хис итүенә Татарстанның гына түгел, барлык Идел буе төбәгенең эчке халәте бәйле. Шуңа күрә, җирле матбугат чараларының ничек эшләвенә карап Киселев идеологиясенең нәтиҗәлелеге һәм урыннардагы тотрыклылык билгеләнә дә инде. Әмма җирле медиа киңлек гомумрусия сәяси дискурсыннан тыш, аерым тормыш белән яши бирә. Шуңа да Мәскәү кунаклары өчен Татарстанны Русиякүләм агымга ныграк кертү мөһим. Шул ук вакытта, республика җитәкчелегенең Русия телеканалларында Татарстанны бары уңай төсләрдә генә күрсәтәсе килә.

Киселев – хәзерге мәгълүмати сугышының алдынгы сафларында басып тора. Күпчелек халык өчен аның стиле аңлаешлы, гади һәм кызык. Әмма андый "гадилек", катлаулы күренешләрдә бары тик ак-кара төсләрне генә кулланып күрсәтү бер төркем кешеләрне Русия телевидениесеннән читләштерде, бу очракта мине дә", ди Фәйзрахманов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG