Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда "Җәзалауга каршы комитет" янды


Оешма башлыгы Игорь Каляпин
Оешма башлыгы Игорь Каляпин

Грозныйда "Җәзалауга каршы комитет" офисына ут төрткәннәр. Хокук яклау үзәге торак йортның бер фатирында урнашкан иде. Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Кичә фатирга билгесез кешеләр керергә тырышкан, берсенең кулында корал бар иде дип хәбәр итте комитет вәкиле Сергей Бабинец.

Аның сүзләренә караганда, хокук яклаучылар белән очрашкан Чечня эчке эшләр министры урынбасары Апти Алаудинов моннан соң активистларга республикада калу куркыныч булганын белдергән.

Бу атнада Мәскәүдә пресс-конференция вакытында "Җәзалауга каршы комитет" исемле төбәкара иҗтимагый оешма башлыгы Игорь Каляпинга йомырка атып чыгыш ясарга мөмкинлек бирмәделәр.

Күптән түгел Каляпин, Рамзан Кадыйровны аның сугышчылар туганнарын Чечнядан куып аларның өйләрен юк итү турындагы белдерүе өчен Русия баш прокуратурасы һәм Тикшерү комитетына шикаять итеп хат язган иде.

XS
SM
MD
LG