Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:59

Төрки сәнгатькәрләр Казанга "Филармониада"га җыелды


Казанда 5-14 декабрь көннәрендә VII халыкара "Филармониада" сәнгать фестивале үтте. Чара кысаларында 13 декабрьдә төрки дөнья сәнгать осталары концерты да оештырылды.

Казанның Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармония концертлар залында узган чарада Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан кебек чит илләрдән, Башкортостан, Кырым, Саха Якутия, Тыва, Татарстан һәм башка республикалардан үзенчәлекле сәнгать осталары катнашты. Аларның чыгышлары Татарстан халык инструментлары дәүләт оркестры белән бергә үрелеп барды.

Әлеге уникаль проект төрле илләрнең фольлор һәм классик музыкасын берләштереп кенә калмады, традицион һәм заманча сәнгатьнең бер оригинал синтезын да барлыкка китерде.

Чараны оештыручылардан, халыкара ТҮРКСОЙ оешмасы җитәкчесе Дүсән Касеинов, концерт алдыннан журналистларның сорауларын җаваплап, бу фестивальне узган елда Петербурда уздыруларын, быел исә, Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы булганга күрә, фестивальне Татарстан башкаласында уздыру карары кабул итүләрен сөйләде.

"Безнең төрки халыклар көнбатыш, урыс музыкасын яхшылап өйрәнсәләр дә, тугандаш төрки халыкларның, бер-берсенең музыкасын белми иде. Белсә дә, аз гына белде. Мондый концертлар нәкъ менә төрки халыкларның репертуарларын баету өчен, сәнгатьчеләребезне, композиторларыбызны, оркестрларыбызны бер-берләре белән таныштыру өчен бик яхшы мөмкинлек", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG