Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:36

Казан үзәгендә "Боз шәһәрчеге" төзелә


Казанның "Әкият" курчак театры каршындагы мәйданда елдагыча "Боз шәһәрчеге" торгызыла. Быел да декабрь башында эшчеләр бозлы уен мәйданын төзи башлады, бу көннәрдә без аның төзелеше белән танышып кайттык. Быел "Боз шәһәрчеге"ндә ике бозлы керү ишеге, берничә шугалак, боз сарайлары, бозлы сыннар һәм бозлы лабиринт булачак диелгән шәһәрчекне әйләндергән койманың читендәге тактада. Узган ел әлеге мәйданчык Яңа ел җитәргә ике-өч көн кала ачылган иде.

XS
SM
MD
LG