Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы премьер-министрлары Астанада җыелды


Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы премьер-министрлары
Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы премьер-министрлары

Казакъстан башкаласында бүген Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасына кергән илләрнең хөкүмәт башлыклары җыены үтә. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә сәүдә-икътисади һәм һуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне арттыру турында килешенер дип фаразлана. Килешүләр глобаль һәм төбәк икътисадында барган үзгәрешләрне исәпкә алып кабул ителәчәк.

Оешмага Казакъстан, Кытай, Кыргызстан, Русия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан керә.

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев очрашуны ачып, "оешма сәяси һәм икътисади көчкә әйләнде" дип белдерде.

"Оешма беренче чиратта тотрыклылык һәм әгъза илләр арасында территория өчен бәхәсләр булмасын өчен тырышлык куя. Шулай ук хәзерге заманның өч иң зур куркынычы - сепаратизм, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш алып бара", диде Назарбаев.

Русиянең Кырымны аннексияләве күрше илләрдә руслар күпләп яшәгән төбәкләре өчен борчылу уяткан иде.

XS
SM
MD
LG