Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда мәктәпкә һөҗүмдә балалар һәлак булды


Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Пешавар шәһәрендә хәрбиләр идарәсендә булган уку йортына һөҗүмдә 100дән артык кеше һәлак булды, аларның күбесе мәктәп укучылары дип хәбәр ителә. Дистәләгән кеше яраланды.

Сугышчылар мәктәпкә бәреп кереп берничә йөз бала һәм укытучы тотык итеп алды. Пакстан гаскәрләре махсус чара вакытында аларның бер өлеше азат итте.

Азатлык радиосының Пакстан редакциясе (Машал радиосы) хәбәр итүенчә, һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә Пакстандагы Талибан хәрәкәте (Тәһрик-и-Талибан) алган. Сугышчылар бу һөҗүмне саклану министрлыгы көчләренең Төньяк Вәзиристанда Талибанга каршы көрәшенә җавап итеп оештырган. Бу хакта Машал радиосына хәрәкәтнең вәкиле хәбәр иткән.

XS
SM
MD
LG