Accessibility links

Кайнар хәбәр

2014 елда 66 журналист һәлак булган


Парижда урнашкан "Чикләрне танымаган хәбәрчеләр" оешмасының еллык хисабына караганда, 2014 елда эш урыннарында 66 журналист һәлак булган.

Узган ел белән чагыштырган бу сан 7% кимрәк, әмма быел Сүриядә радикаль төркемнәрнең журналистларның башын кисүе кебек очраклар булды. "Андыйлар бик сирәк була һәм бөтен дөнья алардан шок хәлендә", диелгән оешма белдерүендә.

Сүриядә 15 журналист һәлак булган, Фәләстиндә җиде, Украинада алты, Гыйракта дүрт.

Быел журналистларны урлаулар 37% арткан. 119 кеше урланган.

Кытай төрмәләрендә 29 журналист утыра, Африканың көнчыгышындагы зур булмаган Эритрея дәүләтендә - 29, Иранда - 19.

"Чикләрне танымаган хәбәрчеләр" оешмасы быел Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек иткән һәм узган атнада Азәрбайҗанда кулга алынган журналист Хадиджа Исмаилова эшенә дә аерым игътибар бирелгән.

XS
SM
MD
LG