Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:54

"Кырым хакимияте кырымтатарларга каршы пропаганда белән сугарылган"


Акмәчеттә кырымтатар шагыйре Эскендер Фазылның тууына 75 ел тулуны искә алдылар. Чарада катнашкан милли хәрәкәт ветераны Эльдар Шабанов Азатлыкка Украина һәм Русия хакимиятләре турында фикерләрен әйтте.

Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринский исемендәге җөмһүрият кырымтатар китапханәсендә милли хәрәкәт ветераны, мәрхүм кырымтатар шагыйре Эскендер Фазылның тууына 75 ел тулуны искә алдылар. Монда күбрәк аны белгәннәр жыелган иде. Милли хәрәкәттә аның белән бергә булганнар Эскендер Фазылның 1987 елда Мәскәүдәге Кызыл мәйданда кырымтатарларның протест чаралары вакытындагы кыюлыклары, ул елларда Фазылның милли хәрәкәтнең алдынгы сафында булганы хакында сөйләдәләр.

Чарада катнашкан милли хәрәкәт ветераны Эльдар Шабанов сүзгә чыгып болай диде: "Милли хәрәкәтебезне башлаган, аның алдынгы сафларында торганнар 10-15 кеше иде, аннан күп түгел. Дистәләрчә кеше булгандыр, ләкин йөзләгән түгел... Аларның артыннан инде икенче буын, Эскендер абый, Решат Джемилев кебек милләттәшләрәбез килде. Алар да алай күп түгел иде, йөзләгән түгел дистәләгән кеше иде.

Эскендер Фазыл милли хәрәкәтебезнең нигезенең бер кисәге иде. Бу нигез егылмасын дип ул бөтен нәрсәне эшли иде. Монда чыккан иптәшләр аның каһарманлыгы хакында сөйләделәр. Чыннан да, ул шундый кеше иде. Мин дә аның каһарманлыгы хакында сөйлим. Аның күзендә курку юк иде. Мин аның белән кырымтатарларның иң массакүләм чараларында очрашканым бар. 1966 елда Бекабадта узган митингта аның белән очрашкан идем. Ул вакытта 42 кешебезне бер төндә тотып утырттылар. Чирчик шәһәре вакыйгаларында 450дән артык кешебезне кулга алдылар. Соңгысы Мәскәү вакыйгалары. Яшьләр моны беләләрме, юкмы, халык Эскендер Фазылга һәм Аблаев Амза абыйга рупор, трибун дигән исем бирде.

Эскендер Фазылның хатирә чарасыннан соң Азатлык Эльдар Шабанов белән Кырымдагы хәзерге хәлләр турында сөйләште.

– Эльдар әфәнде, сез гомер буе милли хәрәкәттә. Соңгы елларда Украина кырымтатарлар мәсьәләсендә бөтен нәрсәне эшли алдымы. Бу хакта сез нинди фикердә?

– Украина 23 елда кырымтатарлар өчен бер нәрсә эшләмәде генә түгел, ул кырымтатарларның хыяллары һәм таләпләренә киртә куйды. Кырымтатарларның төп таләпләре милли дәүләтчелекне торгызу иде. Унитар Украинаны төзеп ул кырымтатарларның дәүләтчелеген торгызу юлын бикләде. 24 еллык мөстәкыйльлек дәверендә Украина кырымтатарлар белән бәйле бер уңай карар чыгармады.

– Сезнең карашыгызча, сәбәбе нәрсәдә икән?

– Минем фикеремчә, сәбәбе тик безнең үзебезнең милли сатлыкларыбызда. Алар Украинаның канун чыгару органы кәнәфиләрендә утыру өчен халык мәнфәгатьләрен саттылар.

– Сез бүген Кырымга килгән хакимият кырымтатарлар мәсьәләсен хәл итәр дип уйлыйсызмы?

– Бүгенге хакимияткә караганда, минем тик бер өметем бар. Бу Путин чыгарган фәрман белән бәйле. Минем уйлавымча, бу фәрман чыккан икән, кырымтатарларга аны кулга алып таләпләрне куярга кирәк иде. Бу фәрманда нәрсә турында сүз бара икән. Миңа калса, җирле хакимиятләр бу мәсьәләдә гаепле, чөнки алар бу фәрманны санга сукмый.

– Сез Русиягә ышанасызмы? Ул кырымтатарларның теләкләрен гамәлгә ашырыр дип уйлыйсызмы?

– Русиягә ышану бик авыр, ләкин безнең язмышыбыз безнең кулда. Русиягә, Путин чыгарган фәрманга карата безнең таләпләребез булырга тиеш. Без бу фәрманның үтәлүен таләп итәргә тиешбез. Бу фәрманда нәрсә турында сүз барганын беркем белми.

– Кырымга яңа хакимият килгәч кырымтатарлар югала башлады. Бер яктан фәрман бар, формальмы, формаль түгелме, кырымтатар теле дәүләт теле итеп билгеленде. Ләкин көндәләк чынбарлык, тормыштагы фактлар бар, ягъни кырымтатарларның йортларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәчет-мәдрәсәләрдә тентүләр уздырыла, үтерелгән һәм үлгән кешеләр бар.

– Шуңа күрә, әйтәм бит. Беренчедән, без бу фәрманның өстен ачарга тиешбез. Кем гаепле бу вакыйгаларда? Чыннан да, кырымтатарларны аклаучы фәрман чыгарылды, ә менә монда урыннарда, мин кабатлыйм, өйләребездә, болай гына түгел, автоматлар белән, битлекләрдә килеп тентүләр уздыралар, кешеләребезне урлыйлар һәм алар хакында бер мәгълүмат та юк.

– Бу яңа хакимият китергән чынбарлык түгелме икән? Украина күп нәрсә эшли алмады, ләкин ул булганда, мондый хәлләр булмый иде, кайбер очракларны искә алмаганда.

– Яңа хакимияттә алар бөтенесе кырымтатарларга каршы пропаганда белән сугарылган иске хакимият.

– Кырымдагы хакимиятме?

– Эйе. Шуңа күрә алардан ниндидер яхшылык көтәргә мөмкин түгелдер.

– Бүгенге хакимияттән?

– Эйе, бүгенге хакимияттән, чөнки бу иске түрәләр.

– Украина һәм Русия хакимияте арасында кырымтатарларга карата ниндидер аерма бармы икән?

– Хәзер Русия хакында әйтергә әле иртәрәктер, ләкин Украинаның кырымтатарларга каршы булганын кистереп әйтергә мөмкин, чөнки Порошенко Украинаның унитар дәүләт булганын тагын бер тапкыр әйтте. Алай булса, димәк безнең монда бернинди милли автономиябез була алмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG