Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда өч көнлек матәм игълан ителде


Пакстан премьер-министры Наваз Шәриф 16 декабрь Пешавар мәктәпкә һөҗүмнән соң өч көнлек матәм игълан итте. Талибан мәктәпне тотык итеп алу нәтиҗәсендә 130дан артык кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар иде.

Пешаварда чыгыш ясап Шәриф Пакстанның террорга каршы сугышын дәвам итәчәген белдерде. 17 декабрь шәһәрдә парламенттагы барлык сәяси партияләр вәкилләре төбәктә иминлек турында сөйләшүгә очрашачак.

Хыбер вилаяте хакимиятенең югары вәкиле Пәрвәз Хаттак сүзләренә караганда, һәлак булган 132 кешенең 125 - балалар.

Хөкүмәт көчләре тотыкларны азат иткәндә Талибанның биш сугышчысын атып үтере, алтынчысы мәктәп эчендә үзен шартлатты. Пакстандагы Талибан хәрәкәте (Тәһрик-и-Талибан) вәкиле мәктәпкә һөҗүм июнь аенда Төньяк Вәзиристан вилаятендә 1100дән артык Талибан сугышчысының үтерелүенә җавап булды дип белдерде.

XS
SM
MD
LG