Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан TripAdvisor'ның беренче унлыгында


Сәяхәтләрдән алган тәэсирләр һәм рәсемнәр, шулай ук күзәтүләрне урнаштыручы һәм шуның белән башкаларга да сәфәрләрне планлаштырырга ярдәм итүче халыкара TripAdvisor сәхифәсе үз кулланучыларының тавыш бирүе юлы белән дөньяда игътибар җәлеп иткән 10 яңа шәһәр исемлеген билгеләгән. Исемлектә Казан сигезенче урында.

"Идел елгасы буенда торган тарихи Казан сокланырлык архитектурага ия" диелгән сәхифәдә. Казанга килүчеләргә беренче чиратта Илдар Хановның "Галәм гыйбадәтханәсен" барып карарга киңәш ителә.

Шунда ук Казанда барып күрәсе урыннар, кунакханә табу өчен киңәшләр, рестораннар турында мәгълүмат бирелгән.

Исемлектә беренче урында Вьетнамдагы диңгез буендагы Дананг шәһәре. Анда халык Вьетнамның милли ашлары белән танышыр өчен йөри.

Соңгы урында табигате бай булган Израилнең Эйлат шәһәре.

XS
SM
MD
LG