Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә банкротлык кануны гамәлгә керәчәк


Русиянең Дәүләт думасы "катлаулы икътисади вазгыять" сәбәпле "физик затлар һәм эшмәкәрләргә бөлгенлек игълан итү мөмкинлеген биргән" канунны икенче укылышта кабул итте. Канун көтелгәннән иртәрәк гамәлгә керәчәк. Депутатлар моның белән социаль киеренкелекне киметеп булыр дип ышана.

Яңа канун нигезендә кеше 500 мең сумнан зуррак бурычын түли алмаган очракта үзен банкрот дип игълан итә ала. Һәр очрак мәхкәмәдә каралачак. Нинди дә булса кереме булган ватандашлар өчен бурычны түләү планы кабул ителәчәк. Кереме булмаган кешеләрнең яшәү урыны гына калдырылып барлык милке сатылачак. Банкротлык статусы аның үлеменнән соң туганнарына да калачак. Канун 2015 елның 1 июленнән гамәлдә булачак дип көтелә.

Канун бурычка батучыларга ярдәм итү, аларга тормышларын һәм үз кәсепләрен өр-яңадан башлау мөмкинлеген бирә ди депутатлар.

XS
SM
MD
LG