Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миграция хезмәте: Татарстан Украина качаклары өчен артык яхшы шартлар тудырды


Федераль Миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов Дәүләт шурасының канун һәм тәртип комитеты алдында 2014 елга хисап тотып республикада качаклар һәм аларның статусы турындагы саннар белән танышыштырды.

Чепуштанов сүзләренә караганда, узган ел иң күп кеше Үзбәкстаннан күчеп килгән (38 мең), икенче урында Таҗикстан. Быел Татарстан өчен качаклар кабул итү квотасы җиде мәртәбә киметелгән. Яшәү хокукы елына күп дигәндә 500 кешегә генә бирелә ала. Украина качаклары өчен өстәмә 1000 урын бирелгән.

Украина мигрантларының бишесе генә сәяси качак статусы алган, алары да хәрбиләр һәм полиция хезмәткәпләре. Бүгенге көндә Татарстанда 4500 Украина мигранты бар. Аларның барысына да бер елга яшәү рөхсәте бирелгән. Теләгәннәре аны озайта алачак, диде Чепуштанов.

Коммерсант басмасы язуынча, Украина мигрантларының күбесе эшләми. Депутатлар сорауларына җавап биреп Чепуштанов, сәбәп аларга эш булмауда түгел дигән.

"Без аларга артык яхшы шартлар тудырабыз. Татарстан алар өчен артык кунакчыл, шуңа күрә аларның эшлиселәре килми. Өч тапкыр ашаталар, торак бушка, нәрсәгә эшләргә?", дигән Татарстан миграция идарәсе башлыгы.

XS
SM
MD
LG